«Әгәр тел үз урынын югалтса, милләтнең дә мәгънәсе калмаячак»

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы булды

Комиссия Татарстан Республикасы Президенты 2020 елның 6 июлендә имзалаган Указ нигезендә төзелде. Аның җитәкчесе итеп Парламент рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләнде. Комиссия составына 35 кеше — галимнәр, укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, хакимият органнары вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары керде.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, комиссиянең төп максаты — татар телен куллану ихтыяҗын формалаштыру, аны үстерү өчен шартлар тудыру. Татар телен куллануга ихтыяҗ кимү һәм аңа кулланучы күзлегеннән карау белән бәйле вазгыятьне үзгәртү зарур.

«Тел — буыннан-буынга тапшырылырга тиешле милли байлык. Әгәр тел үз урынын югалтса, милләтнең дә мәгънәсе калмаячак», — диде Марат Әхмәтов. Аның сүзләренчә, белем бирү учреждениеләрендә татар телен укыту, дәреслекләрне һәм әсбапларны федераль дәреслекләр исемлегенә кертү процессына карата төрле сораулар туа. Ата-аналар белән эшне көчәйтергә кирәк, чөнки милли мәгариф мәсьәләсе хәзер гаять каршылыклы реакция китереп чыгара.

Утырышта чыгыш ясаган ТР Премьер-министры урынбасары, «Милли Шура» рәисе Васыйл Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, дөньяда 8 миллион татар яши, 40 тан артык илдә татар милли-мәдәни автономияләре эшли. «Милли шура» эшчәнлеге кысаларында татар халкының үсеш стратегиясе эскизы буенча колачлы фикер алышу үткәрелде. Республика «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014-2019 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Татарстан Президенты карары нигезендә, илдәге һәм республикадагы катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, бу программаны финанслау арттырылган һәм 100 миллион сумга җиткерелгән. Аерым алганда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарларның милли-мәдәни автономияләре өчен 8,5 миллион сумга милли киемнәр һәм музыка кораллары сатып алу күздә тотыла.

Утырышта комиссия әгъзалары Камил Нугаев, Рамил Төхфәтуллин, Ким Миңнуллин, Илсөя Әхмәтгалиева, Рәдиф Җамалетдинов, Лилия Әхмәтҗанова һ.б. үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Белешмә өчен:

Комиссия дүрт эшче төркемнән тора.

Беренче төркемнең җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тәкъдим ителде. Аның җитәкчелегендә мәгариф учреждениеләренә, уку-укыту программаларына, дәреслекләр һәм әсбапларны яңартуга белән бәйле эшләр, федераль структуралар белән хезмәттәшлек алып барылачак.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендәге икенче эшче төркем гаммәви мәгълүмат чараларына, мәдәният учреждениеләренә, иҗат берләшмәләре һәм оешмалар белән хезмәттәшлеккә бәйле мәсьәләләрне караячак, шулай ук социаль челтәрләрдә эш алып барачак. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, җиңүчеләре саллы грантлар алырдай әдәби конкурс оештырырга кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров җитәкләгән өченче эшче төркем урта һәм югары һөнәри белем бирү һәм фән өлкәсендә татар телен куллану мөмкинлекләрен киңәйтү белән шөгыльләнәчәк, шулай ук милли кадрлар әзерләячәк.

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары —Президентның Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов җитәкчелегендәге дүртенче эшче төркем дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән хезмәттәшлекне җайга салу мәсьәләләрен үз өстенә ала.

Төркемнәрнең эше бер ай дәвамында әзерләнергә тиешле юл карталары нигезендә алып барылачак. Комиссия эшенә белгечләр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре җәлеп ителәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының матбугат хезмәте мәгълүматларыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
108
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру