Граффити, тәзхиб һәм Нух көймәсе

Татар шамаиле галереясында («Казан Кремле» музей-тыюлыгы) «Фатыйха: яңа мәгънәләр» дип аталган күргәзмә ачыла.

Күргәзмәгә куелган авторлар катнашында тантаналы ачылыш 2020 елның 28 октябрендә 15:00 сәгатьтә булачак. Күргәзмә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне – Мәүлет ән-Нәбига багышлана. Тамашачылар гарәп каллиграфиясе техникасында эшләнгән 30дан артык картина күрәчәкләр.

Экспозиция «Фатыйха» иҗат төркеменә кергән яшь һәм инде Татарстанда билгеле рәссам-каллиграфларның эшләрен берләштерә: Айзат Минһаҗев һәм Гөлназ Исмәгыйлова (Казан -Истанбул), Айрат Хисмәтуллин (Екатеринбург), Назыйм Исмәгыйлов һәм Роза Хуҗина (Казан).

Авторларның һәрберсенә изге текстны үзенчә аңлау, аны метафорага әйләндерү ысулы хас.

Айрат Хисмәтуллин кешенең рухи үсеш юлы турында фикер йөртә, үз шигырь текстлары киндергә төшерә. Дизайнер һәм каллиграф Назыйм Исмәгыйлов текст интерпретациясе өчен граффити формасын куллана. Айзат Минһаҗев үз картиналарында татар шагыйрьләре шигырьләрен куллана. Роза Хуҗина, Коръән текстын балык, бал корты, Нух көймәсе сурәтләренә әверелдереп, метафора-образларга мөрәҗәгать итә. Гөлназ Исмәгыйлова, ислам сәнгатенең тәзхиб жанрын торгызып, гарәп каллиграфиясенең классик язуына таяна. Елена Рубан картиналарындагы математик сурәтләр гармония хисе уята.

Күргәзмә 2021 елның февраленә дәвам итә.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы коммуникация маркетингы бүлеге мәгълүматы буенча

Фото:  «Шамаил сәнгате: традицияләр һәм новацияләр» күргәзмәсе, 2018 ел. Елена Сунгатова - elena@art16.ruart16.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1267
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру