ГТХМ хезмәткәре Эльбруста Татарстан флагын күтәрде

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 еллыгын, Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгын һәм Татарстан ГТХМның 25 еллыгын билгеләп үткән елда эчке эшләр хезмәте майоры, 33 яшьлек Максим Демагин Европаның иң биек ноктасында (диңгез өсте тигезлегеннән 5642 метр югарылыкта) Россия һәм Татарстан Республикасы ГТХМ флагларын күтәрде.

Эльбруска күтәрелү өчен сигез көн кирәк булды.  

«Хәлиткеч штурмга әле караңгыда ук – иртәнге 4 тә кузгалдык. Сәгатенә 25 км лы көчле җил һәм минус 18 градус салкын безнең юлдашларыбыз булды, җитмәсә салкын мондый каты җил һәм кислород кытлыгы шартларында суык 25 градус кебек тоела. Кул һәм аяк бармаклары тауда җирдәгегә караганда тизрәк туңа. Сәбәп шул ук – кислород кытлыгы. Якынча 4 сәгать эчендә Эльбрусның билендәге Приют ноктасына җиттек («Седловина» приюты яисә Эльбрус билендәге алачык — 1933 елда якынча 5300 м югарылыкта беренче мәртәбә уңайлы итеп ясалган приют). 20 минут ял – һәм алга!», - дип сөйли Максим Демагин.  

Иң югары ноктага төркем тарттырылган 50 метрлы озынлыктагы баулар буенча күтәрелә. Аннан соң  «зомби сукмагы» буйлап 300 метр барасы – бу соңгы  чик. Сәгать 9 га төркем биеклеккә менеп җитә.

 «Тирә-яктагы искиткеч манзара безне сокландырды, бу, күрәсең, безнең хезмәтебез һәм үҗәтлегебез өчен бүләк булгандыр. Ләкин шатлыгыбыз озакка бармады. Һава торышы бик тиз үзгәрә башлады, җил көчәйде, давыл турында кисәтү тапшырдылар. Аллага шөкер, вакытында (төшәргә – ред. иск.) өлгердек. Эльбрус биеклегенә күтәрелү һәм буйсындыру шатлыгы бернәрсә белән дә юылмады», - дип искә төшерә Максим Демагин.

Белешмә өчен:

Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча Янгынга каршы Федераль хезмәте 7 нче отрядының 16 нчы янгын-коткару часте башлыгы, эчке эшләр хезмәте майоры Максим Демагин 2010 елда  Россия ГТХМның Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Урал институтын тәмамлый. 2011 елда «Булгария» теплоходы фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә актив катнашканы өчен  «ГТХ нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы» күкрәк билгесе, шулай ук  2018 елда Казанда “Порт” сәүдә комплексында янгын сүндерүдә катнашканы өчен Россия ГТХМның «Янгында күрсәткән батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә. Бала чагыннан ук спорт белән шөгыльләнә, спорт ориентирлашуы һәм спорт туризмы буенча олылар разрядына ия. Кышын чаңгы буенча ярышларда катнаша. Җәй көнне йөгерергә һәм велосипедта йөрергә ярата, даими рәвештә спортзалда  шөгыльләнә.  

Татарстан Республикасы ГТХ һәм ГО министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
98
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру