"Гыйлем алу һәр мөселман өчен Аллаһ кушкан эш саналган"

ТАССРның 100 еллыгы сайтында республиканың бер гасырлык тарихына багышланган фильмның яңа серияләрен карый аласыз.

Әле борынгы төрки дәүләтләр чорында ук төрки, уйгур һәм рун язуларына нигезләнгән белем тапшыру системасы булганлыгы турында беләсезме? Ислам чорында милли мәгариф иң югары ноктага җитеп чәчәк атуы хакында? Гыйлем алу һәр мөселман өчен Аллаһ кушкан эш булуы турында? Республикабыз тарихында чиновникларның татарча белүе һәм аралашуы мәҗбүри саналган чорның инде булуы хакында? Әлеге һәм башка аз билгеле фактлар турында экспертлар ТАССРның 100 еллыгына багышланган фильмның "Милли педагогика. Тарих һәм хәзерге заман" дип аталган 7 нче сериясендә таныштыра.

1920 нче елларда революция шаукымы нәтиҗәсендә фәнни кадрларның чит илләргә китүе һәм республика профессураның зур өлешен югалтуы турында ишеткәнегез бармы? Моңа да карамастан, республика фәнни эшчәнлек туктамый. Фәнни мәктәпләр, беренче чиратта - математика, физика, медицина мәктәпләре нәкъ менә 20 нче елларда үсеш ала. Татарларны һәм туган якны өйрәнү юнәлешләренә зур игътибар күрсәтелә башлый. Әлеге елларда татарлар тарихына багышланган эшләр пәйда була. Бу турыда һәм башка бик күп нәрсәләр хакында ТАССРның 100 еллыгына багышланган фильмның "ТАССРда фәннең үсеше" дип аталган 8 нче сериясен карап белә аласыз.

Фильмның ике сериясен дә 24  ноябрь көнне "ТНВ" каналында 13:00 сәгатьтә карарга мөмкин булачак. Видеоязмалар ТАССРның 100 еллыгы сайтында "Медиагалерея" бүлегендә дә урын алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
3579
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру