Haier  Яр Чаллыда телевизорлар заводы һәм логистика склады төзиячәк

Проектның инвестицияләре якынча 2,2 млрд сум тәшкил итәчәк.

2021 елның 2 кварталында Haier компаниясе Яр Чаллыдагы smart-телевизорлар җитештерә торган заводын, шулай ук әзер продукция өчен складларын төзеп бетерергә планлаштыра. Бу турыда шәһәр Башкарма комитетының Мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча идарәсе хәбәр итә.

“Телевизорлар заводы һәм әзер продукция склады безнең  Haier индустриаль паркының территориясендә урнашачак. Ул 64 мең кв. м мәйданны биләгән бер бина булачак. Проектка инвестицияләр күләме якынча 2,2 млрд. сум тәшкил итәчәк”, - диде Haierның бизнесларны үстерү буенча директоры Людмила Романова.

Беренче этапта җитештерү күләме елына 500 мең телевизор тәшкил итәчәк (smartTV заманча технологияләр платформасы белән җиһазландырылган һәм “кысасыз” дизайнлы). Алга таба җитештерү куәтен ике тапкырга арттыру күздә тотыла – елына 1 млн. телевизор.

Белешмә өчен:  

Яр Чаллының “Мастер” Кама индустриаль паркында (КИП) компаниянең суыткычлар һәм телевизорлар җитештерә торган ике заводы эшли инде. Haier индустриаль паркында узган елның август аеннан кер юу машиналары эшли башлады. Проектка инвестицияләр күләме 2,4 млрд сум тәшкил иткән. Haierның Яр Чаллыдагы гамәлдә булган һәм төзелә торган барлык заводлары да Моношәһәрләр үсеше фонды инфраструктурасын куллана. Haierның Яр Чаллыдагы инвестицион эшчәнлеге башланганнан алып, аннан шәһәр бюджетына кергән салым күләме 607 млн сумнан артып киткән.

Фото: pfo.gov.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
87
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру