«Җиңү байрагы һәрвакытта да безнең держава өстендә горур җилфердәсен!»

Татарстан башкаласы 2020 елның 9 маенда Җиңү көнен эпидемия һәм үзизоляция режимы шартларында ничек билгели.

Коронавирус инфекциясе эпидемиясе бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм тантаналарын күләмле итеп уздырырга комачаулады. Шулай да республикада һәм шәһәрдә бәйрәм хөрмәтенә  төп чараларны уздыру мөмкинлеге табылды.

Бүген, 9 майда, Казанның Җиңү паркында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Ильсур Метшин Мәңгелек утка, сугыш кырында үлеп калган яугирләрнең аналарына һәм тол хатыннарга куелган һәйкәлгә  чәчәкләр салдылар. Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле тантаналарда катнашучылар саны чикләнде.

Аннан соң паркта Совет солдатына һәйкәл ачу тантанасы үтте. Аның образының прототибы – 1945 елның 30 апрелендә полкташлары белән бергә  рейхстагка Кызыл Байрак кадаган Гази Заһитов.

“...Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы фронтларында кан койган Татарстан халкына... Каһарманнар турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр”, - дип билгеләде тантанада Рөстәм Миңнеханов.

“...Бүген без Туган ил азатлыгы өчен кан койган һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында, завод цехларында, колхоз кырларында һәм конструкторлык бюроларында фидакарьләрчә көрәшеп,  Җиңү көнен якынайткан батырлар буыны вәкилләрен исемләп искә алабыз.

Безнең хәтердә Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова , Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Никита Кайманов, Газинур Гафиятуллин, Петр Савинов, Ильдар Маннанов, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Симонов, Сабир Әхтәмов, Борис Кузнецов һәм башка бик күп каһарманнарыбызның исемнәре мәңге яшәячәк. Аларның барысы да безне йөрәкләргә уелган, исемнәре шәһәр һәм бистәләр, урамнар һәм мәктәпләргә бирелгән, бронза һәм гранит монументларга уеп һәм коеп язылган, мемориал һәм музейларга ядкарь итеп куелган... Җиңү Байрагы безнең держава өстендә һәрвакытта да горур җилфердәсен. Туган илне яклаучыларга, җиңүче халыкка дан! Сезгә тынычлык, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек булсын!”  - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, Татарстан халкына һәм милләттәшләренә юллаган котлавында шундый сүзләр яңгырады.

Татарстан башкаласы мәйданнарында уза торган парадны бүген һава парады алыштырды. Сәгатькә якын Казан өстеннән Россия, Татарстан Республикасы флагларын һәм Җиңү Байрагы таккан Ми-8 вертолетлары әйләнеп очып йөрде. Казан елгасы акваториясе өстеннән Ту-160 “Аккош” бомбардировщигы очып үтте. Әлеге очкыч легендар хәрби начальник, авиация маршалы, Советлар Союзы Герое Владимир Судец исемен йөртә.

Парад наземный в столице Татарстана сегодня заменил парад воздушный. Почти час над Казанью кружили вертолёты Ми-8 с флагами России, Республики Татарстан и Знаменем Победы. А над акваторией реки Казанки пролетел бомбардировщик Ту-160 «Белый лебедь». Это судно носит имя легендарного военачальника, маршала авиации, Героя Советского Союза Владимира Судеца.

Бу очышларның символик мәгънәсе бар: Казан вертолет заводы да, Казан авиация заводы да, сугыш елларында фронт өчен техника, корал, обмундирование һәм азык-төлек җитештерү өчен Казанга эвакуацияләнгән башка 70кә якын предприятие һәм биредәге 140 завод һәм фабрика кебек үк көнен дә, төнен дә алны-ялны белмичә эшләгән. Сугыш вакытында Татарстан башкаласында 600 дән артык төрдә корал һәм сугыш кирәк-яраклары җитештерелә. Фидакарь хезмәтләре өчен шәһәрнең меңнән артык кешесе - хөкүмәт орденнары, 74 меңгә якыны медальләр белән бүләкләнә, ун мең тирәсе Социалистик хезмәт Герое исеменә лаек була, 43 мең казанлыга “Тыл хезмәткәре” исеме бирелә. Бүген Татарстан башкаласы “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеменә дәгъва итә.

Тылдагы фидакарь көрәш кебек үк, Татарстан халкы фронтта да соңгы тамчы канынача көрәшә. ТАССРдан киткән 700 меңнән артыграк солдатның 350 меңнән артыгы гына кайта. Республикада туып-үскән яугирләрнең 225е Советлар Союзы Герое дигән югары исем ала, 48 фронтовик Дан Орденының тулы кавалеры була, якташларыбызның 200 меңнән артыгы орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әлеге батырлык онытылмаган, аның турындагы хәтер исән һәм ул үлмәячәк: шәһәр яшьләре кичә дә бүген дә бәйрәм акөияләре үткәрә. 8 май көнне сугыш еллары техникасы (ЗИС-5 совет чоры йөк автомобиле, БА-20 бронеавтомобилҗ, пушка макетлы ГАЗ-67 автомобиле, трейлерларда Т-34 һәм ИС-3 танклары, БМ-13 “Катюша” реактив артиллерия хәрби машинасы һәм пушка макетлы ЗИС автомобиле) ветераннарны котлап, алар яши торган ишегаллары аша үтте. Бу техниканы Казан югары танк училищесы курсантлары ремонтлаган.

Бүген, майның алдагы көннәрендәге кебек үк, яшьләрнең иҗат коллективлары ветераннар яши торган ишегалларында концертлар куя. Гимнастеркалар кигән яшь кызлар һәм егетләр аларның батырлыклары һәм баш өстебездәге аяз күк өчен рәхмәтләрен әйтеп, аларга ихтирам хисләрен белдерә.

Татарстан халкы Җиңү көненә багышланган акцияләрдә катнаша, социаль челтәрләрдә һәм төрле проектларның сәхифәләрендә үзләренең фотографияләре белән бүлешә. ТАССРда туганнарның портретлары Бөтенроссия “Үлемсез полк” онлайн акциясендә  бер-бер артлы күренә тора, “Россия флаглары. 9 май” һәм “Җиңү тәрәзәләре” акцияләре кысаларында йортларның тәрәзәләренә Россия флагы һәм рәсемнәр эленә.

Күпләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу өчен  кичке сәгать җиде тулганны көтә, аннан соң “Ишегалдыбелән бергә җырлыйбыз” акциясенә кушылып, балконга чыгып яки тәрәзәләрне ачып куеп, Давид Тухмановның “Җиңү Көне” җырын башкарачак.

21:00 дә Татарстан Республикасының Дәүләт камера  хоры башкаруында “Җиңүгә кадәр 15 җыр” яңгыраячак – трансляция Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залының сайтында һәм хорның Youtube каналында булачак.

Бүген Казанда Җиңү көненең иң төп чараларының берсе  - тантаналы салют булачак. Ул 21:50дә башлана. Трансляцияне “Татарстан – Яңа гасыр” каналында күрергә була.

22:00 дә теләгән һәркем  “Җиңү фонарьлары” акциясе кысаларында хәтер уты кабыза ала – утны сүндереп, тәрәзә янына килергә һәм берничә минутка фонарь яки шәм яндырып, безгә шушы бөек көнне – Җиңү көнен бүләк иткәннәрне хөрмәтләргә була.

Казан мэриясе һәм Татарстан Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча.

Фото: kzn.rutatarstan.er.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
113
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру