Җиңү бәйрәменең символы - «День победы» җыры татарча да яңгырый башлады

Татарстан артистлары «Безнең Җиңү көне» җыр марафоны өчен үз композицияләрен яздырдылар. Марафон барышында И(б)ФО субъектлары вәкилләре атаклы җырны үз туган телләрендә җырлыйлар.

Җырны, үзизоляция режимы кертелгәнче, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында һәм Казан Кремле, Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында яздыралар. Башкаручылар арасында - РСФСРның халык артисткасы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисткасы Венера Ганиева, Татарстан Республикасының атказанган артистлары  Әлфис Галиуллин һәм Эльвира Галиуллина, «Голос. Дети» җыр конкурсында катнашкан Айгөл Вәлиуллина, шулай ук Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты укытучылары, доцентлары һәм магистрлары. Җырның сүзләре шулай ук татарча да яңгырый. 

«...Бу җыр үзләренең яшьлекләре, сәламәтлекләре һәм гомерләре бәрабәренә илебезне бөек Җиңүгә алып килгән сугыш ветераннарына, бабаларыбызга, әтиләребезгә  безнең рәхмәтебез, ихтирам-хөрмәтебез булып яңгырый, дип уйлыйм», - диде Венера Ганиева.

«Безнең Җиңү көне» эстафетасы И(б)ФОнда РФ Президентының Тулы вәкаләтле илчесе аппараты инициативасы белән башланып китә, анда  Идел буе федераль округына кергән барлык 14 төбәк тә катнаша. Татарстан Республикасы эстафетаны Түбән Новгород өлкәсенә тапшыра.

Сугыш елларында ТАССР Кызыл Армиянең тылдагы иң төп базаларының берсенә әверелә. Бирегә 70тән артык фабрика һәм завод, башка шәһәрләрдән 226 меңләп кеше, шул исәптән 15 мең ятим бала эвакуацияләнә. Республикада 50дән артык эвакогоспиталь ачыла, анда  334 меңнән артык яралы сугышчы дәвалана, аларның  207 меңе яңадан фронтка китә. ТАССРның  100 меңнән артык  кешесе орден һәм медальләргә лаек була, 186сына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Николай Георгиевич Столяров әлеге исемгә ике мәртәбә лаек була. Сугыштан кайтмаганнарның исем-фамилияләре мәңгелеккә  28 томлык Хәтер китабына теркәлгән.

Җырның язмасы республика ММЧнда, сайтларда һәм социаль челтәрләрдә  #нашденьпобеды, #песнипобедыПФО хештеглары буенча трансляцияләнә. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
118
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру