«Җиңү көнен якынайтып, тәүлек әйләнәсе станок артында торганнар турында хәтерне мәңгеләштерергә кирәк»

Казанда ун предприятиенең диварларына “Хезмәт батырлыгы предприятиесе” дигән истәлек такталары эленәчәк.

Проектны башлап җибәрүче – республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы. Татарстан башкаласының 10 сәнәгать предприятиесенә керә торган урыннарга эленәчәк истәлек такталарында предприятиенең Бөек Ватан сугышы елларында куйган хезмәте турында кыскача мәгълүмат биреләчәк. 

Такталарны Казан оптика-механика, Казан электр техникасы, Казан дәүләт казна дары һәм Казан вертолет заводларының, “Элекон”, “Вакууммаш”, “Туполев” филиалы - С. П. Горбунов исемендәге авиация заводының, Химия сәнәгате дәүләт фәнни-тикшеренү институтының, “Казан Гипронииавиапром” АҖнең Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең диварларына элү планлаштырыла.

“Безнең заводлар фронт өчен стратегик яктан кирәкле продукция җитештергән. Бүген безгә җиңү көнен якынайтып, тәүлек әйләнәсе станок артында торганнар турында хәтерне мәңгеләштерү кирәк”, - диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Белешмә өчен:

2020 елның 2 июлендә Россиянең “Җиңү”  оештыру комитетының утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путин указы белән Казан илнең башка 18 шәһәре белән беррәттән “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
83
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру