«Иң мөһим объектлар исемлегенә кертергә: Советлар йортларын, ВКП(б) өлкә комитетлары биналарын, мәдәният йортларын, театрларны, музейларны…»

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе сайтында ведомствоның ТАССР вакытындагы тарихына багышланган виртуаль музей ачылды.

Совет чорында  инспекцияләрнең эшчәнлегенә  РСФСРның Баш дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясе күзәтчелек итә. Музейда ТАССРдагы күзәтчелек бүлегенең Инспекциянең Үзәк аппараты арасында йөргән эш кәгазьләре тәкъдим ителә.

Документларда респбликаның төрле еллардагы тормышы турындагы кызыклы фактларны күрергә мөмкин. Мәсәлән, төзелеше Бөек Ватан сугышы барган елларда тукталып торган корылмалар  – опера һәм балет тетары, химия-технология институты, Чернышевский урамындагы дәүләт университеты һәм башка биналар турында.

Инспекция хезмәткәрләре төзелешнең сыйфатын яхшырту турында тәкъдимнәр кертәләр, төзүчеләр өчен уку-укыту дәресләре оештыралар, республика радиосыннан  чыгышлар ясыйлар,  «Советская Татария» һәм «Социалистик Татарстан» газеталары битләрендә аңлатмалар һәм консультацияләр бирәләр. Детективка тиң хәлләр турында да сөйлиләр.  Әйтик, Үзәк аппарат белән  барган язышуларда  «юл хезмәтләрен башкаргандагы һәм терәк корылмаларны урнаштыргандагы хилафлыклар» өчен төзүчеләргә чаралар күрү мәсьәләсе буенча фикер алышалар.

Музейга  биредә эләгергә мөмкин.

Музейда урын алган материаллар ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт  архивында җыелган.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1751
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру