Икмәк булырга тиеш!

Татарстанда чәчү кампаниясе башланды. Язгы культураларны чәчүгә беренчеләрдән булып республиканың Буа һәм Нурлат районнары игенчеләре кереште.

Буа районында чәчүлек җирләренең беренче 80 гектарына бодай чәчелде. 20 гектар мәйданга арпа утыртылды. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренә караганда, Нурлат районында бүгенге көндә җирләрнең 30 гектарына арпа чәчелгән. Башка районнарда әлегә чәчү эшләрен башламаганнар, ләкин язгы кыр эшләре аларда да тулы көченә бара: уҗым һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру, җирләрне тырмалау, утыртыр алдыннан орлыкларны эшкәртү эшләре башкарыла. Соңгы көннәрдәге вазгыятькә бәйле рәвештә ял көннәре игълан ителүгә карамастан, кырларда һәм фермаларда эш бер генә көнгә дә туктатылмый.

«Язгы көн ел туйдыра. Барысын да вакытында башкарырга һәм республикада көзге уңыш өчен нигезне бүген салып клдырырга кирәк, - ди Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров. Шул ук вакытта «инфекцияне таратуны булдырмас өчен, эшләргә җәлеп ителмәгәннәрнең барысының да өйләрендә калуын сорыйбыз», дип тә басым ясады ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
102
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру