Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

Башкаручыларны бәяләү критерийлары исемлегендә – югары осталык дәрәҗәсе, татар җыр сәнгате тардицияләрен саклау һәм популярлаштыруга керткән өлеше.

Гаризалар “Халыкчан җырлау”, “Вокал (хатын-кызлар)” һәм “Вокал (ир-егетләр)” номинациясендә кабул ителә.

Җиңүчеләргә 200 мең сум акча һәм “Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты” исеме һәм мактаулы билге бирелә.

Премиягә бары тик ялгыз башкаручылар гына дәгъва итә ала.  

Премияне беренче тапкыр тапшыру 2021 ел башына, күренекле җырчының туган көненә планлаштырылган.

Документлар 2020 елның 15 ноябренә кадәр Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 114 кабинет адресы буенча кабул ителә. (Элемтә өчен телефон: 8(843) 264-74-73. Документларны тапшыру турында төгәлрәк Татарстанның Мәдәният министрлыгы сайтыннан карап белергә була.

Фото: vatantat.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
115
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру