Иннополис Университеты гомуми суммасы 3,2 млрд сум булган проектларда катнаша

Бүген бу турыда Иннополис Университетының Күзәтчелек советы утырышында вузның директоры Кирилл Семенихин сөйләде.

Иннополис Университеты гомуми суммасы 3,2 млрд сум булган проектларда катнаша

Бүген бу турыда Иннополис Университетының Күзәтчелек советы утырышында вузның директоры Кирилл Семенихин сөйләде.  
 
Университетның өстенлекле максатлары һәм бурычлары арасында – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү буенча бердәм методологик үзәк статусын алу. 2024 елга вуз 250 мең квалификацияләнгән ИТ-белгеч әзерли ала. 

Моннан тыш, Университет  IT-белем бирүче учреждениеләрнең дөньякүләм рейтингында беренче 100леккә (Times Higher Education, QS World University Ranking, Shanghai Rankings, EU Multi-rank һәм Round University Ranking) керергә, шулай ук Fortune 500 һәм Forbes 100 исемлегендәге компанияләр белән фәнни-тикшеренү проектлары эшләргә һәм интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерергә планлаштыра. 

“Иннополис Университеты – “Цифрлы икътисад” милли проектының актив катнашучысы гына түгел, ә алгарышлы технологияләрне сынап карау өчен пилот  мәйдан да. Без эре фәнни-тикшеренү үзәге булып торабыз һәм гомуми суммасы 3,2 миллиард сум булган 63 фәнни-тикшеренү проекты өстендә эшлибез. Безгә заказ бирүчеләр һәм партнерларыбыз арасында Forbes исемлегендә торган компанияләр һәм дәүләт оешмалары - Роскосмос, Росатом, Татнефть, Газпром, Транснефть, Россети, Аэрофлот, РЖД, Камаз, Сибур, Мэйл.ру, Мегафон һәм башкалар бар”, - диде Кирилл Семенихин. 

Бүген Күзәтчелек советы беренче тапкыр яңа составта җыелды. Аңа РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Дмитрий Чернышенко, РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәксут Шаадев, РФ фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова, “Дигинавис” ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Николай Никифоров, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты Кирилл Семенихин, “1С” ҖЧҖ директоры Борис Нуралиев, Runa Capital венчурлы фондының өлкән партнеры Сергей Белоусов керә. 

“Без Иннополисның кирәклеген күрәбез. Бигрәк тә цифрлы икътисад үсешенә һәм Россия Президенты Владимир Путин безнең алга куйган бурычларга ярашлы”, - дип ассызыклады утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.  
 
Белешмә өчен: 
Иннополис Университеты  (university.innopolis.ru) мәгълүмати технологияләр һәм робототехника өлкәсендә белем бирүгә, тикшеренүләр үткәрүгә махсуслашкан. 

2019 елда университетка дөньяның 162 иленнән 16210 гариза килгән. 2019/2020 уку елында вузда 37 илдән 771 студент бакалавриат, магистратура һәм аспирантураның 181 курсы буенча белем ала. Алар - компьютер фәннәре, компьютер фәннәренең теоретик нигезләре, ПО эшләү белән идарә итү, куркынычсызлык челтәрләрен һәм системаларын эшләү, зур күләмдәге мәгълүматлар белән идарә итү, рототехника һәм компьютер аша күрү һ.б. 

Вузда 24 илдән дөньякүләм ИТ-индустриядә - Samsung Research, Intel, Magna International, БМОда эш тәҗрибәсе булган  262 фәнни-педагогик хезмәткәр эшли. Укып чыккан белгечләрнең 100 проценты да Яндекс. Технологияләр, ИТ Х5 Технологияләр, Барс Групп, , ICL CT, Group IB, Ак Барс Цифрлы Технологияләр  кебек компанияләрдә эшли. Университет ярдәме белән студентлар  һәм инде укып чыкканнар тарафыннан 7 стартап булдырылган. 2019 елда беренче курска кабул ителгән студентларның БДИдан уртача баллы – 92,7. 

Югары икътисад мәктәбе фәнни-тикшеренү учреждениесе, Яндекс, Россия мәгариф күзәтчелеге һәм РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгының уртак мониторингы мәгълүматларына караганда, әлеге күрсәткеч  буенча бюджет урыннарына кабул итү сыйфаты рейтингында ИТ-вуз Петербургның ИТМО университеты белән 5-6 урыннарны бүлешкән һәм дәүләтнеке булмаган вузлар арасында беренче булган. Иннополис Университеты U-Multirank рейтингында 1700 вуздан “Халыкара уртак фәнни публикацияләр” категориясе буенча 8 нче урынны һәм Institutions Active in Technical Games Research уеннар тикшерүче вузларның беренче 100легендә 87 урынны алган. 

Вуз дөнья күләмендә 153 алдынгы ИТ-компания һәм 53 академик партнер белән хезмәттәшлек итә, алар арасында ЦЕРН рейтингының лидер вузлары да бар. Иннополис Университетында 15 фәнни-тикшеренү лабораториясе һәм 7 эшләнмәләр үзәге ачылган. Университет базасында “Работотехника һәм мехатроника” юнәлеше буенча Милли технологияләр башлангычлары компетенцияләр үзәге эшли. Үзәк белгечләре консорциум әгъзалары белән Россиянең 2024 елга кадәрге робототехника һәм сенсорика үсешенең юл картасын эшләгән. Үзәккә карый торган Нейрофән һәм когнитив технологияләр лабораториясе базасында Россиянең нейрофәннәр өлкәсендәге алдынгы мәктәбе эшли. 

Фото:  news.itmo.ru

 

 


 

 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
110
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру