Иннополис Университеты «көндәлек» экзоскелет эшләргә планлаштыра

Иннополис Университетының Мехатроника, идарә  һәм прототиплаштыру  лабораториясенең җепләрне бөтерү нигезендәге приводлы робот техникасы җайланмаларын төзү буенча эшләнгән проекты 1,5 миллион сумлык грант отты.

Грант акчалары Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Лондон корольлеге җәмгыяте тарафыннан фундаменталь тикшеренүләр буенча иң яхшы фәнни проектларга оештырылган конкурс кысаларында бүленеп бирелә.

Беренче этапта джойстик кебек җайланма компонентын эшләү планлаштырыла. Аннан соң роботлаштырылган экзоскелетлар эшләнә башлаячак. Кеше-машина интерфейсын,  нечкә тимерчыбыкларны бөтерү нигезендәге привод һәм идарә системасын ясау буенча эшләрне Иннополис Университеты белгечләре  Королева Мария Университетындагы коллегалары белән бергә башкарчак.

Экзоскелет производствода  кешегә физик яктан булышканда, авыр йөкләрне күтәргәндә, инсульттан соң кул-аякларны тернәкләндергәндә кулланылачак.

«Олы яшьтәге кешеләргә һәм таяну-хәрәкәтләнү аппараты зәгыйфьләнгән кешеләргә көндәлек тормышта ярдәм таләп ителә: азык кабул итү, баскычтан күтәрелү, предметларны күчереп йөртү һәм мобильлекне тәэмин итү ягыннан. Әлеге проблемаларны күчереп йөртеп була торган робот системалары хәл итә алыр иде, алар кеше биргән команданы аңлый, кирәк вакытта ярдәм итәргә сәләтле. Мондый гамәлләрне башкара ала торган механизм кешенең  хәрәкәт тизлегенә һәм аның мускуллары активлыгына тиз арада  җавап бирә алырга сәләтле», — ди  Мехатроника, идарә  һәм прототиплаштыру  лабораториясе җитәкчесе Игорь Гапонов. 

Моннан тыш, мондый эшләнмәләр сәнәгатьтә, логистикада, йөкләрне күчереп йөрткәндә, авыл хуҗалыгында кулланылырга мөмкин.

Иннополис Университеты белгечләре  җепләрне бөтерү нигезендә ясалган җайланмалар белән эшләгәндә кешенең нерв-мускул активлыгы нәтиҗәләрен дөнья фәнендә беренчеләрдән булып алырга ниятлиләр. Синтезланган җайланмалар  конструкциясе алынган мәгълүматларга таянып оптимальләштерелчәк, бу исә ассистентлыкта һәм тернәкләнүдә кулланыла торган робот техникасы белән кеше-машина җайланмалары арасындагы үзара эш  өлкәсенең алга китешен тәэмин итәчәк

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1973
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру