Иннополиста шәһәр белән идарә итүнең онлайн-платформасы эшләнде

Якын арада анда яшәүчеләр 4D-моделе ярдәмендә  урамнарга яктылык бирү, яшелләндерүне контрольдә тота һәм төзекләндерү буенча идеяләре белән уртаклаша алачак.

Хәзерге вакытта тест режимында платформадан хезмәтләндерү оешмалары һәм шәһәр кешеләренең фокус-төркеме файдалана. Мэрия өчен җәмәгать территорияләрен яшелләндерү һәм яктырту барышын контрольдә тоту сервислары эшли башлаган, шәһәр кешеләре шәһәр мохите үсеше турында фикер алышу һәм торак яки коммерция өчен биналар арендасы турында гаризалар бирү мөмкинлекләренә ия. Киләчәктә биредә компанияләрнең шәһәр кысаларында вакансияләре, парковка урыннарын арендага бирү-алу гаризалары, шиналар һәм велосипедларны саклау буенча тәкъдимнәр урын алачак. Платформа кушымта аша веб- һәм мобиль версиядә эшләячәк.

“Иннополис үскән, киңәйгән саен шәһәр хәлләрен, актуаль вазгыятьнең нинди булуын, киләчәктә  нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күз уңында тоту катлаулана бара. “Иннополис шәһәренең цифрлы 4D-моделе” нәкъ менә шушы сорауларга җавап эзләүне күздә тота”, - ди шәһәр мэры Руслан Шагалиев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
102
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру