Инвестор бул – фермерга ярдәм ит!

Татарстанда фермерлыкка инвестицияләү өчен платформа һәм кушымта эшләнә.

«Фермополис» краудфандинг-кушымтасы ярдәмендә теләге булган һәркем фермер продукциясенә инвестиция кертә һәм продукцияне арзан бәядән сатып ала алачак. Кушымта киләсе елда эшләп китәчәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

«Фермополис» уен форматында эшләнгән, анда һәр аккаунт иясенә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә акча кертү мөмкинлеге бирелә. Фермерлар кушымта ярдәмендә кулланучыдан килгән инвестицияләрне карап бара һәм җитештерү күләмнәрен планлаштыра ала.

2020 елда әлеге проект Инвестицияләргә ярдәм фонды грантын отты, проектның авторы -  Иннополис Университетын тәмамлаган белгеч Нәүрүзә Тулкунова, грантның күләме - 3 млн сум.

Проектны эшләүчеләрнең планнары буенча, 2021 елда «Фермополис»ка 100ләп фермер хуҗалыгы кушылыр, ә уенчылар җитештерүгә 6-7  млн сум кертер, дип көтелә. 

Фото: ru.depositphotos.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2034
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру