Италиялеләр Түбән Камадагы җитештерүгә 650 млн сумлык инвестицияләр кертергә ниятли

Сыекландырылган газда эшләүче йөк машиналары өчен югары технолоияле баклар җитештерү буенча инвестпроект  «Русские криогенные системы» компаниясенә карый.

HVM Ливорн компаниясе ягулык савытлары җитештерүе төзелешенә финанслар кертергә әзер булуларын белдерде. Мондый бакларда ягулык  Цельсий буенча минус  160 градуста һәм 15 атмосфералы басым астында да саклана ала.

Заводны сәнәгать зонасында урнаштырырга планлаштыралар, дип хәбәр итә Түбән Кама матбугат хезмәте. 2020 елда фирма HVM бакларын Италиядән кайтарта башлый, 2021 елда үзенең җыю линиясен эшләтеп җибәрәчәк. Перспективада  – 125 эш урыны булган җитештерүне локальләштерү.

Шәһәр матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шундый продукциянең 87,5%ы Россиягә чит илләрдән кертелә. Төп сатып алучыларның берсе  – «КАМАЗ» ГАҖ.

Фото: kamaz.livejournal.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
82
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру