Кабан күле яр буе ландшафт архитектурасы буенча Россия милли премиясен алды

Татарстан конкурсның  14 дипломын алып, аның абсолют җиңүчесе булуга иреште.

Россия Ландшафт архитекторлары  ассоциациясе регионнар арасында уздырыла торган  XI Ландшафт архитектурасы буенча Россия милли премиясенә нәтиҗәләр ясады. Конкурска 19 проект тәкъдим иткән Татарстан гран-прига һәм төрле номинацияләр буенча тагын 13 дипломга лаек булды. Конкурста гран-при Кабан күле яр буен төзекләндерү проекты - «Биш гектардан артыграк мәйданлы иҗтимагый киңлектә гамәлгә ашырылган иң яхшы проект»ка һәм «Экологик, инженерлык дизайны буенча гамәлгә ашырылган иң яхшы объект»ка бирелде.

«Мәдәни һәм тарихи мирас, бакча-парк сәнгате һәйкәлләрен торгызу буенча гамәлгә ашырылган иң яхшы объект» номинациясендә Аккош күлләрен төзекләндерү һәм экологик реабилитацияләү проекты җиңде.

«Елның иң яхшы компаниясе» номинациясендә Казан мэриясе каршындагы иҗат төркеме җиңүче дип табылды.

«Елның иң яхшы вакыйгасы» номинациясендә беренче урынны Казанда узган World Urban Parks бөтендөнья конгрессы  алды.

«Бер гектардан ким булган иҗтимагый киңлектә гамәлгә ашырылмаган иң яхшы проект» номинациясендә Салкын Чишмә (Балтач авылы, Балтач районы) елгасы яр буен төзекләндерү проекты беренче урынга чыкты.

«Биш гектардан зуррак мәйданда торак мохитне комплекслы төзекләндерү буенча гамәлгә ашырылган иң яхшы проект» номинациясендә беренче урынга Бөгелмә шәһәре үзәген төзекләндерү проекты лаек дип табылды.  

«Биш гектардан зуррак мәйданда торак мохитен комплекслы төзекләндерү буенча гамәлгә ашырылмаган иң яхшы проект» номинациясендә  Яр Чаллыда кварталлар арасында транзит җәяүлеләр юлын һәм аңа якын ишегалды территорияләрен төзекләндерү проекты җиңү яулады.

Татарстан проектлары шулай ук берничә көмеш бүләккә дә ия булды.

Белешмә өчен:

2020 елда конкурсның оештыру комитеты тарафыннан Россия һәм Россия территориясендә эшли торган халыкара компанияләрдән 120 гариза кабул ителә.

Ландшафт архитектурасы буенча Россия милли премиясе соңгы биш ел эчендә Россия Федерациясе территориясендә башкарылган иң яхшы проектларга һәм объектларга бирелә. Премия 21 номинация буенча тапшырыла, шул исәптән гамәлгә ашырылган иҗтимагый киңлекләр һәм аларның проектлары өчен, социаль билгеләнештәге ландшафт архитектурасы объектлары өчен, шәһәр территориясен комплекслы матурлау, яктылык дизайны, шәһәр төзелеше карарлары һәм концепцияләре, экологик һәм инженерлык дизайны проектлары  һәм башкалар өчен.

Премия ландшафт архитектурасы, бакча-парк сәнгате, ландшафтлы төзелеш, төзекләндерү һәм яшелләндерү өлкәсендә милли әһәмияткә ия Россиянең иң югары профессональ бүләге статусын алып тора. Премияне гамәлгә куючылар – Россия Ландшафт архитекторлары ассоциациясе, Россия архитекторлары берлеге һәм Мәскәү архитекторлары берлеге.

Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программаларының матбугат хезмәте материаллары буенча.

Фото: protatarstan.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2022
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру