«Кама диңгезе» янында экстрим-парк ачылачак

Анда төзелеш эшләре тәмамлана инде. Проектның бәясе 80 миллион сум тәшкил иткән.

Акчаның бер өлешен, 45 миллион сумны, муниципаль берәмлек “Бәләкәй шәһәрләр” дигән федераль программа кысаларында алган.

Экстрим-паркта памп-треклар, скейтпарклар, велосипедчылар һәм җәяүлеләр өчен юллар, волейбол һәм стритбол уеннары өчен территорияләр, воркаут өчен зона, амфитеатр һәм түбәс астындагы ял итү йөрү урыны булачак дип хәбәр итә Лаеш районының матбугат хезмәте.

Моннан тыш, 2021 елда районда туристик инфраструктураны яңарту планлаштырыла: “Кама диңгезе”нә килүчеләр өчен яңа кунакханәләр һәм парковкалар төзеләчәк. Республиканың эре предприятиеләре инвестор була ала.

Фото: instagram.com/laishevolife

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
302
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру