Камал театры үз тамашачысын онытмый

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры быелгы репертуарына кергән спектакльләрне күрсәтүне яңартып җибәрә.

Үзизоляция вакытында театр өйдә утырган тамашачысыннан аерылмас өчен, үзенең постановкаларын дистацион рәвештә күрсәтергә булды. Тамашачы белән аралашуның мондый алымын куллану ягыннан «Мәхәббәт FM» спектаклен бүген онлайн күрсәтүне премьера дип санарга була. Спектакль 19-00дә башлана. Трансляция театрның рәсми сайтында (kamalteatr.ru) барачак. Бу айга афишаларга тамашачы яратып йөри торган комедияләр, соңгы сезоннарның премьералары, классика, фестиваль хитлары кергән.

Шунысы да билгеләп үтелә: «бу чын спектакльләр, тик кайбер сәбәпләр аркасында сез аны залда түгел, мониторлар аша карыйсыз», анда чын артистлар уйный, камаллылар трансляция өчен чын билетлар сатып алырга да тәкъдим итә. Дөрес, бәяләре әйтелми, чөнки тамашачы бу мәсьәләне үзе өчен үзе хәл итә – һәркем күпме түли ала, шуның кадәр түли. Сүз уңаеннан, театрга онлайн “баруның” үз өстенлекләре дә бар: рөхсәте булган кеше аны җиде көн дәвамында карый ала. Спектакльне карый башлагач, берничә антракт ясап алырга да була – карау өчен 48 сәгать вакыт бирелә.

Исегезгә төшерик, күптән түгел генә Камал театры үзенең алтын коллекциясенә кергән спектакльләрен интернет аша бушлай күрсәткән иде.

Рәмис Нәҗмиев фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
112
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру