КАМАЗ җитештерүне яңарта

Татарстан автогиганты эшкә 6 апрельдән кайта

“КАМАЗның эшләве коронавирус инфекциясенең таралуы белән бәйле вәзгыятькә аек акыл белән үлчәнгән реакцияне тәэмин итү, социаль хәлне тотрыкландыру, криминал китереп чыгару ихтималын киметү һәм төрле чикләүләр аркасында килеп туган икътисади кыенлыкларны мөмкин кадәр җиңеләйтү , ә иң мөһиме – илне транспорт куркынычсызлыгы белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк”, - дип, “КАМАЗ” гавами акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Сергей Когогинның сүзләрен китерә “КАМАЗ”ның матбугат хезмәте.

Завод ярты миллион кеше яшәүче Яр Чаллыны шәһәр итеп торган предприятие булып санала, аны эшеннән туктату шәһәрнең социаль-икътисади хәленә, бюджетына тискәре йогынты ясый, ә халык хуҗалыгына кирәкле КАМАЗ автотехникасын чыгару – коронавирус белән көрәшкә саллы өлеш кертә, дип белдерелә компаниянең сайтында. Завод хезмәткәрләренең бер өлешен 30 апрельгә кадәр эшләми торган көннәр беткәнче эшкә чыгару карарын Сергей Когогин республика җитәкчелеге һәм федераль органнар белән киңәшләшкәннән соң кабул иткән.  

Шуның белән бергә предприятиедә пандемия профилактикасы буенча чаралар көчәйтелә. Көн саен завод эшчеләрен тикшерү, гомуми куллану урыннарын, вахта транспортын дезинфекцияләүдән тыш, хезмәткәрләр мөмкин булганча өйдән торып эшләүгә күчерелә.

Моннан тыш, җитештерү сыгылмалы график буенча башкарыла, предприятиедә эшчеләр агымы бүленә.

КАМАЗ Татарстанда беренчеләрдән булып саклану костюмнары һәм битлекләр чыгара башлады.

Фото kamaz.ru дан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
91
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру