«Казан» аэропорты «Иң яхшы аэропортлар – 2020» Skytrax рейтингында 5 нче урынны алды

Ул Люксембург, Дания һәм Бөекбритания аэропортларын артта калдырды.

Казанның һава капкалары, Биллун (Дания) һәм Галифакстагы (Бөекбритания) аэропортларны артта калдырып, «елына 5 миллионга кадәр пассажир» категориясендә халыкара Skytrax рейтингында 5 нче урынны алды, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Казан аэропорты Skytraxның «4 йолдыз» рейтингын раслады. Мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар өчен сервислар, аэровокзал биналарының чисталыгы, банкоматларның, электрон терминалларның һәм банк хезмәте күрсәтү пунктларының барлыгы югары бәя алды. Җәмәгать туклануы предприятиеләре югары бәягә лаек булды.

Шулай ук экспертлар тарафыннан социаль челтәрләрдә һәм мобиль кушымталарда пассажирларга мәгълүмати хезмәт күрсәтү, аерым алганда — авиабилетлар алу, бизнес-залларны броньлаштыру һәм парковкага түләү мөмкинлеге.

Белешмә өчен:

Skytrax – төрле авиакомпанияләр һәм аэропортлар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын өйрәнү буенча махсуслашкан Британиянең бәйсез консалтинг компаниясе.

Бәяләрне экспертлар үткәрә, алар сәфәрнең бөтен этапларын – аэропорт территориясенә килүдән алып, самолет бортына утырганга кадәр – җентекләп өйрәнә. Хезмәт күрсәтү сыйфаты, уңайлылык, персоналның квалификациясе, пассажирларның иминлеге дәрәҗәсе иң мөһим күрсәткечләр санала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
93
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру