Казан авангарды Мәскәүне яулый

Бүген Третьяков галереясендә (Кырым валындагы Яңа Третьяковка) Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музееның тупланмасыннан “Казаннан шедеврлар. Рерихтан Кандинскийга кадәр” дигән күргәзмә ачылды. Уникаль экспозиция ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музееның көмеш гасыр һәм рус авангарды рәссамнарының әсәрләреннән торган экспозициясе 1 ноябрьгә кадәр эшләячәк. .

Күргәзмәдә 48 картина урын алган, алар экспозиция өчен Казанда 1920 елларда формалаша башлаган модерн һәм авангард дәвере сәнгатенең коллекциясеннән сайлап алынган. Мәскәү тамашачылары Николай Рерих Александр Головин, Константин Богаевский, Михаил Ларионов, Наталия Гончарова, Павел Кузнецов, Илья Машков, Петр Кончаловский, Александр Куприн, Аристарх Лентулов, Василий Кандинский, Михаил Ле-Дантю, Вениамин Гальвич, Борис Такке, Магда Нахманның эшләрен күрә алачак. Казан музееның уникаль коллекциясе Мәскәүдә соңгы тапкыр15 ел элек булган.

Күргәзмәнең ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның директоры Розалия Нургалиева катнашты. Рөстәм Миңнеханов коллективка һәм Дәүләт Третьяков галереясенең директоры Зельфира Трегуловага күргәзмәне оештыруда ярдәм күрсәткәне һәм булышлык иткәне өчен рәхмәт белдерде.

“Без туган республикабызның барлыкка килүе һәм үсеше өчен үзләреннән саллы өлеш керткән татарстанлыларның һәр буынына ихлас рәхмәтлебез. Без бүген горурлана торган уңышларыбыз һәм казанышларыбыз халкыбызның бай мәдәни мирасы кыйммәтләренә нигезләнгән”, - дип билгеләде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
91
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру