Казан чит илләрнең туризм үзәкләре белән көндәшлеккә чыга ала
![](https://100tatarstan.100tatarstan.ru/resize/shd/images/uploads/news/2020/7/13/78a9d8ebb443df07d137e5c9512d68ce.jpg)
РИА Яңалыклар хәбәр итүенчә, илнең бер эре банкы сораштырулары буенча россиялеләр шулай дип саный икән.
Үзебезнең илнең кайсы туристик юнәлешләре чит илләрнекенә көндәш булырга сәләтле дигән сорауга, респондентларның 35 проценты – Сочины, 30 проценты – Кырымны, 16 проценты Санкт-Петербургны атаган. Байкалга – 13 процент, Алтайга – 11, Казан белән Мәскәүгә 10 процент тавыш биргән.
Сораштырылучыларның 42 проценты җәйге ялларын өйдә яки дачада үткәрергә ниятли, 26 проценты Россия курортларына җыена, 15 проценты ил буйлап сәяхәт итмәкче була, 6 проценты – Россия туристлары өчен ачылачак теләсә кайсы чит илгә китәргә әзер.
Сораштыру халык саны 100 меңнән артыграк булган шәһәрләрдә яшәүче 18 дән 60 яшькәчә мең кеше арасында үткәрелгән. Ул 3 нче июльдән 7 сенә кадәр дәвам иткән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз