Казан Кремле буйлап онлайн-турлар һәм виртуаль экскурсияләр – Россиядәге иң кызыклылардан

ТурСтат порталы мәгълүматларына караганда, Казан Кремле илебездәге иң кызыклы тарихи музейларның беренче унлыгына керә.

Әлеге рейтинг 28 мартта Бөтендөнья тарихчылар көне уңаеннан әзерләнгән.

Онлайн-турлар һәм виртуаль экскурсияләрнең беренче унлыгына Петергоф белән Царское село, Мәскәү Кремле (шул исәптән Корал палатасы), Мәскәүдәге тарихи музей, Казан Кремле, Ярославль музей-тыюлыгы, Владимирның Владимир-Суздаль музее, Бөек Новгородтагы Новгород музей-тыюлыгы, Севастопольнең Херсонес Таврия һәм Түбән Новгород музей-тыюлыклары кергән.

Порталда әйтелгәнчә, 2019 ел йомгаклары буенча Казан Кремлен тамаша кылучылар саны Мәскәү Кремленнән азга гына кимрәк: былтыр Казандагы тарихи комплекс музейларында 3 млн кунак булган, ил башкаласы Кремленә 3,1 млн кеше килгән.

Исемлекнең башында Петергоф тора. Музейлар мәгълүматларына караганда, былтыр Петергофта 6,3 млн турист булган. Царское селода – 4,5 млн кеше, Ярославль музей-тыюлыгында – 1,3 млн, Владимир-Суздаль музеенда – 1,2 млн, Мәскәүнең Тарихи музеенда – 1,1 млн кеше.

Казан Кремле музейларындагы онлайн-экскурсияләрне һәм турларны компьютер буенча тамаша кылып була. Хәзер, мәсәлән, “Матисс, Пикассо, Шагал” күргәзмәсе буйлап виртуаль экскурсиядә йөрергә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
143
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру