Казан Кремленең ханбикәләре

10 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда Казан рәссамы, скульптор Марат Гобәйдуллинның “Татар мирасы эзләреннән” дигән күргәзмәсе ачылачак. Авторның әсәрләре бүгенге көндә Россия, Европа илләре һәм АКШта шәхси коллекцияләрдә саклана.

Күргәзмәдә киндергә төшерелгән һәм гипска эшләнгән 35 эш катнаша. Марат Гобәйдуллин иҗатының төп темасы – татар халык тарихы. Борынгы башкалалар Болгар, Сарай, Казан, ханнар чорының архитектур һәйкәлләре, Казан ханбикәсе Нурсолтан һәм Гәүһәршат – болар барысы да рәссамның әсәрләрендә гүя кабат җанлана. 

Тамашачылар Марат Гобәйдуллинны илһамландырган пыялага төшерелгән традицион  шамаил техникасы әсәрләрен дә күрәчәкләр. Коллекцияне Кырым һәм Урта Азиягә төрки һәм мөселман мәдәниятләре үзәкләре буйлап сәяхәтләрдә туган этюдлар да тулыландыра.

Күргәзмә 2020 елның октябрь ахырына кадәр эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
134
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру