Казан метросы составлары  пилотсыз йөрергә мөмкин

Татарстан  Президенты әлеге сорауны өйрәнү буенча эшче төркем төзергә күрсәтмә бирде. 

«Бу кызык идея. Процессларны автоматлаштыру эшнең тагын да ышанычлырак булуын тәэмин итә. Пилотсыз хәрәкәт итүне эшләү һәм гамәлгә кертү өчен барлык көчләрне тупларга кирәк», -  бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласы метрополитенында пилотсыз составлар җибәрү мөмкинлегенә шундый бәя бирде.

Пилотсыз метро мәсьәләсе бүген Рөстәм Миңнехановның, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры  Альберт Кәриимов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев белән очрашуы вакытында тикшерелде. 

Яклар Казан метрополитены хәрәкәт итүче составын модернизацияләү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

«Трансмашхолдинг» АҖнең идарәче директоры Андрей Романчиков Казан метросында пилотсыз хәрәкәт итүне оештыру турында презентация тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов әлеге проектка уңай бәя бирде һәм сорауны җентекләбрәк  өйрәнү өчен  эшче төркем төзергә күрсәтмә бирде. 

Белешмә өчен:

«Трансмашхолдинг» АҖ Казан  метрополитены белән  2011 елдан бирле хезмәттәшлек итә. 

Татарстан Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча 

Фото: tmholding.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
91
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру