Казан обсерваториясе ЮНЕСКО объекты статусын дәгъвалый

Объектны 2022 елда Бөтендөнья мирасы Исемлегенә кертергә мөмкиннәр, дип хәбәр итә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов.

Хәзерге вакытта Казан университеты һәм Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре ЮНЕСКОның астрономия сферасында гаять бай универсаль кыйммәткә ия һәйкәлләрне тикшерү һәм танытуга багышланган “Астрономия һәм дөнья мирасы” дип аталган яңа иницитивасы кысаларында халыкара экспертлар белән хезмәттәшлек алып баралар.

Рамил Хәйретдинов фикеренә караганда, КФУның астрономия обсерваторияләре комплексы, шул исәптән шәһәр обсерваториясе һәм шәһәрдән читтә урнашкан В.П. Энгельгардт исемендәге обсерватория дөнья дәрәҗәсендәге кыйммәткә ия уникаль объектлар исәбенә керә. Спикерның сүзләренә караганда, комплекс таләп ителгән аутентик һәм бердәм стиль сыйфатларына ия. Аларның бүгенге көндә эшли, фәнни тикшеренүләр алып барыла һәм студентлар белем ала торган обсерваторияләр булуы да бик мөһим.

Белгечләр фикеренчә,  ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы комитеты утырышын 2022 елда Казанда уздыру өчен барлык алшартлар да бар. Чарага Казан галимнәре  алга таба әлеге объектларны ЮНЕСКО Исемлегенә кертү өчен  «Казан университетының Астрономик обсерваторияләре» дип аталган номинация  тупланмасын әзерләргә ниятлиләр.

Объект мөстәкыйль номинация буларак та, дөньякүләм мөһимлеге һәм дәрәҗәсе буенча үзенә охшаш Германия, Венгрия һәм Аргентинадагы обсерваторияләрнең трансмилли төркеменә кушылып та тәкъдим ителергә мөмкин, дип билгеләп үтте Рамил Хәйретдинов.

Фото: kpfu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1401
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру