Казан тагын авангардта

2020 елның 25 декабрендә  Татарстан башкаласында урнашкан  ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмаларына караган «ТР ДССМ шедеврларының Третьяков галереясыннан кайтуы. Рерихтан Кандинскийга кадәр» дип аталган күргәзмә ачыла.

Коллекция Мәскәүдә - Дәүләт Третьяков галереясында узган күргәзмәдән кайтты. Әлеге вакыйга ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. 48 картина куелган күргәзмә башкала тамашачылары тарафыннан гаять зур кызыксыну белән кабул ителде.

Модерн һәм авангард эпохасы сәнгате  коллекциясе Казандагы сынлы сәнгать музеенда 1920 нче елларда - Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оеша башлаган чорда туплана башлый. Бу тупланма бүгенге көндә  Россиядә ХХ гасыр башына караган иң күренекле һәм бай коллекцияләрнең берсе. Картиналарның Казан тупланмасы рус модерны һәм авангарды үсешенең бөтен тарихын диярлек чагылдыра: М. Врубель һәм В. Борисов-Мусатов иҗатыннан башлап, Европа һәм рус сәнгатенең иң яңа агымнары – символизм, кубизм, футуризм, примитивизм, абстракционизмга кадәр. Коллекциягә Н. Рерих, В. Кандинский, Н. Гончарова, А. Родченко, П. Кончаловский, А. Лентулов, В. Степанова, Д. Бурлюк, И. Машков, А. Куприн, Р. Фальк, М. Ларионов һәм башка рәссамнарның эшләре керә. Казан тамашачылары әлеге шедеврларны Заманча сәнгать галереясы залларында күрә ала.

Белешмә өчен:

1894 елда нигез салынган  Казан фәнни-сәнәгать музее башта - Казан губерна музее (1919), аннан соң  ТАССР Үзәк музее (1920) итеп үзгәртелә. Музей эшләре, сәнгать һәм борынгы һәйкәлләрне саклау буенча Бөтенроссия коллегиясе ТАССР Үзәк музееның сәнгать бүлегенә әйдәп баручы рус рәссамнары, беренче чиратта, иң яңа агымнарга караган рәсем осталарының кайбер әсәрләрен тапшыра. Бу ил күләмендә рәсем сәнгате музейларын – бөтендөнья сәнгате тәҗрибәсендә беренче тапкыр заманча сәнгать музейларын ачу буенча Мәгариф халык комиссариаты Сынлы сәнгать бүлеге тарафыннан эшләнгән гаять зур планының бер өлеше була. Казанда, бөтен ил күләмендәге (Мәскәүдән кала) кебек үк, махсус музей төзелми, яңа картиналар инде гамәлдә эшләп килгән музей тупланмаларына кушыла. Шул рәвешле музей коллекциясен формалаштыру башлана. Бүген аның экспозицияләренә  1900 нче елларның төрле юнәлешләрен һәм стильләрен («Сәнгать дөньясы», «Рус рәссамнары берлеге», «Бубен валеты», «Зәңгәр роза») чагылдырган картиналар урнаштырылган.

Фото: tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
68
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру