Казанда COVID-19дан саклый торган комбинезон уйлап чыгарганнар

Казанның «КазХимНИИ» институты белгечләре (“Ростех” дәүләт корпорациясенең “Росхимзащита” составына керә) 20 тапкырга кадәр кулланырга мөмкин булган вируска каршы комбинезон уйлап чыгарган. Бу турыда Ростех вәкилләре сүзләренә таянып, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Коронавирус эпидемиясе вакытында предприятие моңа кадәр булган һәм яңа техник мөмкинлекләргә таянып, тиз арада мобилизацияләнде һәм вируска каршы комбинезон эшләде”, - диелә Ростехның Интернет сәхифәсендә.

Комбинезонның өстенлеге – биологик агентларның (вирус, бактерияләр, гөмбәләрнең) үтеп керүеннән һәм куркыныч химик матдәләрдән (кислота эремәләреннән һәм селтеләрдән) ышанычлы саклау үзенчәлеге. Костюмнар ике кат элпәле материалдан эшләнгән, капюшоны бар, тәнне һәм башны каплый. Авырлыгы 0,5 килограммнан да азрак, респиратор һәм перчатка белән кулланыла ала.

“Беренче чиратта, костюм медикларны саклау өчен кирәк. Аны эшчәнлегенең үзенчәлегенә карап, күп кешеләр белән аралашырга туры килгән һәм авыру йоктыру мөмкинлеге зур булган кешеләр дә куллана ала. Хәзерге вакытта без костюмга сертификат алу өчен документлар әзерлибез һәм заказлар портфелен җыя башладык. Кызыксыну бар, шул исәптән хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгыртучы сәнәгать предприятиеләре тарафыннан да”, - дип белдерелә компаниянең пресс-релизында, Ростех Дәүләт корпорациясенең башкарма директоры Олег Евтушенконың сүзләре мисалга китерелеп.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
102
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру