Казанда “Гасыр музее”н бүләкләделәр

Бүләкләү тантанасы “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгында үтте. “Гасыр музеен сайла” һәм “Гасыр музеен сайла! Башкала версиясе” акциясендә иң күп тавыш җыеп җиңеп чыккан объектларның җитәкчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

“Гасыр музеен сайла!” конкурсы ТАССРның 100 еллыгы сайтында агымдагы елның 22 маеннан 25 июненә кадәр үткәрелде. Номинантлар исемлегенә республиканың 44 музей объекты кертелде. Конкурста тавыш бирүдә 35,5 мең кеше катнашты. Мамадышның Туган якны өйрәнү музее (9917 тавыш), Озын Аланда Молоствовлар утары (5181 тавыш) һәм Ярослав Гашекның Бөгелмә районындагы әдәби-мемориаль музее (2516 тавыш) җиңүче булды.

“Гасыр музеен сайла! Башкала версиясе”нә тавыш бирү 19 июньдә башланып китте һәм 30 августта тәмамланды. Номинантлар исемлегенә Казанның 46 музее керде. Тавыш бирү вакытында сайтка кергән 1041 кеше катнашты. Тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Габдулла Тукайның Әдәби музеен сайлады. Икенче урында – Николай Лобачевский музее (Казан федераль университеты). Өченче урынны “Казан Кремле” тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы белән Казан университеты тарихы музее бүлеште.

Чарада музей җитәкчеләре үзләренең объектлары турында сөйләде.

Мамадышның Туган якны өйрәнү музее директоры Минзилә Садриева музей экспозициясенең шактый әһәмиятле өлеше ХХ гасырның төп вакыйгаларында катнашкан мамадышлыларга багышланган дип хәбәр итте.

Габдулла Тукай Әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова музейда шагыйрьнең сакланып калган җиде мемориаль әйбере һәм шагыйрь үзе исән чакта язылган һәм нәшер ителгән китаплары барлыгын әйтте.

Университет тарихы музее директоры Светлана Фролова КФУның 200 ел элек барлыкка килгән музейларына (хәзер аларга университет тарихы музее, Николай Лобачевский музее керә) башта студентлар һәм мөгаллимнәр генә карә алган, дип искә төшерде. Әмма вакытлар узу белән аларның уникаль коллекцияләрен халыкка күрсәтү турында да карар кабул ителгән.

“Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының фәнни-методик бүлеге начальнигы Дарья Моратова быел Казан Кремленең музей-тыюлык статусы алуына 26 тулуын ассызыклап әйтте. Тупланган тәҗрибә һәм иң яңа технологияләр хезмәткәрләргә даими тамашачыларга да, яңалары өчен дә кызыклы проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә.   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
209
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру