Казанда Җиңү көнендә  салют ТВ аша күрсәтеләчәк 

Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны өйдә калырга һәм фейерверкны телевидение аша трансляциядә карарга чакырды.

Бүгенге матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары хәбәр итүенчә, салют бирү өчен шәһәрләрнең берсе итеп Казан сайлап алынган. Салют якынча 21:50 дә башланып китәчәк. 

- Эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, без халыкны бәйрәм фейерверкын телевизордан карарга чакырабыз. Ул Татарстан-Яңа гасыр каналы аша трансляцияләнәчәк, - дип мөрәҗәгать итте Ләйлә Фазлыева. 

Ул, шулай ук, 9 Май – Җиңү көнендә 22:00 сәгатьтә татарстанлыларның “Җиңү фонарьлары” акциясендә катнашу мөмкинлеге турында дә әйтте – фатирларда һәм йортларда тәрәзә каршысына килеп, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын хәтерләп, фонарьлар кабызырга була. 

Моннан тыш, 9 май көндезге сәгать өчкә кадәр “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен гариза җибәрү мөмкинлеге бар. Быел ул онлайн форматта уза. 

Фото: tatar-today.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
109
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру