Казанда капиталь ремонттан соң Сәет-Галиев исемендәге яңартылган мәдәният сарае ачылды

Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсендә Сәет-Галиев исемендәге яңартылган мәдәният сарае ачылды.

Тантанада РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае - Казанның иң борынгы мәдәният йортларының берсе, 1959 елда төзелгән Сталин чорының архитектура һәйкәле. Ул Совет партия эшлеклесе Сәхип-Гәрәй Сәет-Галиев хөрмәтенә аталган. Бинага парк терәлеп тора, ә мәдәният сарае каршындагы мәйданда сквер һәм фонтан урнашкан.

Капиталь ремонт биредә узган елның җәендә башланды. Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае бүлмәләре Ленинградның сәнгать остаханәләрендә эшләнгән уникаль авторлык бра һәм люстралары, авторлык лепнинасы белән бизәлгән, шуңа күрә белгечләр реставрация эшенә аерым игътибар биргәннәр.

РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин мәдәният йортын ремонтлауның коронавирус буенча катлаулы эпидемиологик хәл һәм икътисади кыенлыклар булган чорда узуын билгеләп үтте. «Барлык кыенлыкларга да карамастан, объектта эшләр вакытында тәмамланды. Мин бу мәдәният сараен хәтерлим, без бирегә әле бала вакытта килгән идек. Аннары ул бик үк яхшы хәлдә түгел иде. Бүген аны шундый матур кыяфәттә ачулары - зур казаныш. Республика җитәкчелегенә бинаны шундый яхшы хәлгә китерү мөмкинлеген тапканнары өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде РФ вице-премьеры.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортына шәһәр халкы арасында һәрвакыт бик зур ихтыяҗ булган. 60 еллык тарихта төрле мәдәни-ял чараларында монда 30 миллионнан артык кеше булган. Иҗади коллективлар Россия һәм халыкара фестивальләрдә һәм форумнарда призлы урыннар яуладылар. «Ышанам ки, әлеге объект башкалабызның иң зур байлыкларының берсе булачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

РФ мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев мәдәният объектларын яңартканда республикада милли традицияләрне саклауга зур игътибар бирелүен уңай бәяләде. «Объектны гамәлгә кертүнең ТАССР оешуның 100 еллыгы кебек юбилей датасына туры килүе бик кыйммәтле», - дип билгеләп үтте ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов мәдәният йорты хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

Шуннан соң ТР Президенты һәм РФ вице-премьеры яңартылган мәдәният учреждениесе биналарын карады, концерт залында, китапханәдә, күп функцияле кинозалда булды, шулай ук мәдәният сарае эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштылар. Видеоконференция элемтәсе буенча республика җитәкчелеге шулай ук мәдәният йорты үзешчәннәренең актив катнашучыларына бинаны төзекләндерүгә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

 

KZN.RU

Фото: Денис Гордийко
 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
121
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру