Казанда  Kazan Digital Week-2020 форумы ачылды

Форумның виртуаль мәйданчыгында 263 спикер чыгыш ясаячак, дөньяның 30 иленнән 6 меңнән артык кеше кунак буларак теркәлде. 

Спикерлар арасында РФ хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Дмитрий Чернышенко һәм Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  РФ Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Ольга Скоробогатова,  «Сколково»  фонды рәисе Аркадий Дворкович, Huawei компаниясенең Евразия регионы буенча президенты Эйден У һәм башкалар бар.

21 - 24 сентябрь көннәрендә форумның онлайн-мәйданчыгында югары технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы Россия һәм дөнья экспертлары ИТ-технологияләрне үстерүгә кагылышлы иң актуаль мәсьәләләрне тикшерәчәк.  Транспорт системалары, ситуацион үзәкләр, яңа заманда кибериминлек, бизнеска кертелгән инновацияләр һәм финтех экосистемасы сорауларына зур игътибар биреләчәк.

Форум программасында -панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, техник турлар, нетворкинг-клуб.

Kazan Digital Week-2020 кысаларында DIGITAL SUPERHERO онлайн-хакатонының финалы оештырылачак. Санкт-Петербург, Мәскәү, Владикавказ, Нальчик, Новосибирск, Самара һәм башка шәһәрләр командалары  суперсервис һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрне чишәчәк.

Трансляцияләр  kazandigitalweek.com мәйданчыгында уза

Белешмә өчен:

Форум Россия Федерациясе һәм Татарстан хөкүмәтләре ярдәме белән оештырыла, «Мәдәнияттә цифрлы трансформация: 2020 ел трендлары» утырышыннан башлана. Бу турыда ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
198
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру