Казанда Харис Якуповның мемориаль тактасы ачылды

Сынчы Тимофей Тюрин тарафыннан эшләнгән барельеф Татар сәнгать фонды бинасына урнаштырылды (Зур Кызыл урамы, 62).

Рәссамның остаханәсе нәкъ менә шушында урнашкан була. Харис Якуповның иҗаты – илебезнең һәм туган төбәгебезнең рәсемдәге хроникасы ул, аның үзенә генә хас миллилеге, холкы, хис-кичерешләре, хыяллары бар. Гомерен тулысы белән диярлек рәсем сәнгатенә багышласа да, ул иҗтимагый эшчәнлек алып барырга да вакыт таба – 20 елдан артыграк Харис Якупов ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе булып тора, утыз елдан артык Россия Сәнгать академиясенең Казандагы иҗади остаханәсен җитәкли.

«Ул иҗат кешесе, эш кешесе һәм сүз кешесе – барысын да берләштергән иде. Ул безнең республиканың рәсем сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Безнең бурыч – аның турындагы хәтерне саклау», - дип, Татарстан министры урынбасары Дамир Натфуллинның сүзләрен китерә “Казань” журналы.   

Белешмә өчен:

Харис Якупов (1919 – 2010) – рәссам, график, Россия сәнгате Академиясенең хакыйкый әгъзасы, РСФСРның Халык рәссамы, СССРның халык рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. ТАССРның  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның Илья Ефимович исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

1941 елда фронтка киткән. Совет соодатларының каһарманлыгы соңрак рәссамны масштаблы эшләргә илһамландыра. Картиналары якташларыбызның батырлыклары турында сөйли, алар арасында Муса Җәлил, Михаил Девятаев бар.

Дистәләрчә еллар иҗат һәм иҗтимагый эшчәлнек алып барып, Харис Якупов татар совет рәсем сәнгате мәктәбе, тарихи-революцион, хәрби-патриотик, көнкүреш, портрет жанрлары формалашуга зур өлеш кертә. Озак еллар дәвамында республиканың әйдәп баручы рәссамы булып кала, социалистик реализм юнәлешенең күренекле вәкиле була.

Фото:  «Казань» журналы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2906
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру