Казанда «Хезмәт даны шәһәре» стеласы урнаштырылачак

Якын араларда аның урыны да ачыкланачак.

Бу турыда «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә Казан башлыгы урынбасары Людмила Андреева хәбәр итте. Моннан тыш, шәһәр районнарында да мемориаллар урнаштыру планлаштырыла.

Әлеге мактаулы исем бирелү хөрмәтенә, батырлык күрсәтелгән  урында батырлыкның асылын аңлатучы язу урнаштырылган берничә мемориал, истәлекле урын булдырылачак», — дип аңлатты Андреева.

Казанга «Хезмәт даны шәһәре» исеме бирелүе турындагы  Таныклыкны Россия Президенты Владимир Путин тапшырачак.

«Бүгенге көндә без тантана кайчан булачагын көтәбез. «Җиңү» оештыру комитеты эшен дәвам итә, без алар белән элемтәдә торабыз», — диде Людмила Андреева.

Фото: gelio.livejournal.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
134
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру