Казанда Россиядәге беренче пилотсыз метрополитен барлыкка килү ихтималы бар

«Трансмашхолдинг» АҖ проектны 2021 елга кадәр гамәлгә ашырырга әзер.

Республикада пилотсыз транспорт технологияләрен үстерү мәсьәләләре буенча бүген Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Трансмашхолдинг» АҖ җитәкчелеге катнашкан киңәшмәдә фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

«Трансмашхолдинг» АҖнең генераль директоры Кирилл Липа билгеләп үткәнчә, пилотсыз метрополитен Казан базасында барлыкка килергә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов республикада «Трансмашхолдинг» җитештергән метро поездлары, электр поездлары, рельс автобуслары һәм трамвайлар кулланылышта булуын билгеләп үтте. Быелның август аенда республика һәм компания Татарстанда пилотсыз технологияләрне транспортта үстерү буенча хезмәттәшлек турында килештеләр. Эш төркеме булдырылды, анда “ТМХ” АҖ, ТР Транспорт министрлыгы, “Метроэлектротранс” предприятиесе, Казан башкарма комитеты, шулай ук Иннополис махсус икътисади зонасы һәм “КАМАЗ” ГАҖ белгечләре бар. Хәзерге вакытта «Трансмашхолдинг» “Иннополис” МИЗда Пилотсыз технологияләр буенча компетенцияләр үзәге ача. Компания – Иннополисның потенциаль резиденты.

Фото: president.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
291
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру