Казанда шәһәрнең цифрлы вариантын гамәлгә кертү башланды

Комплекслы муниципаль геомәгълүмати системаны (КМГИС) булдыру буенча алып барылган эшләрнең беренче этабы төгәлләнде.

КМГИС – Татарстан башкаласының цифрлы варианты, аның мәгълүмат базасына барлык адреслы һәм  инфраструктуралы объектлар,  планировка проектлары, кишәрлекләрнең чикләре һәм башкалар турындагы белешмәләр кертеләчәк.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәр Беренчел документацияләрне әзерләү үзәге 30%ка якын  документацияне  цифрлаштырды. Мәгълүмат базасына җир асты коммуникацияләре һәм төзелеше картасы (планы) кертелә. Гариза бирүче аның электрон күчермәсен ала алачак. Геозедия хезмәтләре белән мәгълүмат алмашу шулай ук цифрлы форматта барачак, бу исә шәһәрнең топографик планшетларын цифрлаштыру процессын шактыйга тизләтәчәк.

2021 ел ахырына территориянең 100гә якын планировка проектын цифрлаштырырга ниятлиләр. Эшләнә торган территория планировкасы проектлары буенча мәгълүматлар цифрлы форматта Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә тапшырыла.

Системага Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, Тышкы төзекләндерү комитеты, Шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе, Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтәләр идарәсе һәм дүрт район администрациясе кушылды инде.

Цифрлаштыру Казан Башкарма комитеты структуралары белән контрагентлар арасында үзара эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыра, дип көтелә. Мәсәлән, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты түләүсез куллану шартнамәләре, гамәлдән чыгару актларын цифрлаштырган. Оператив идарә итү һәм хуҗалыкны алып бару шартнамәләрен күчерү процессы бара. Нәтиҗәдә  600дән артык муниципаль учреждение кәгазь  документациядән арынды. Шундый ук эшне  Финанс идарәсе һәм Мәгариф идарәсе дә алып бара.

Якын киләчәктә Казан башкарма комитетында контрагентлар белән тулысынча цифрлы хезмәттәшлеккә күчәчәкләр. Бүген әлеге форматка  65% коммуникацияләр күчкән.

Ведомствоның эчке документ әйләнеше шулай ук электрон форматта алып барыла. Хәзерге вакытта башкарма комитетта документларны үзәкләштереп басу технологиясен эшләтеп җибәрү бара, бу вакытны экономияләргә һәм курьер хезмәтеннән баш тартырга ярдәм итәчәк.

Фото: kzn.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2011
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру