Казанда ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә башта әйләнү буенча дөнья рекорды куелачак

Брейкинг headspin (башта торган килеш әйләнү) элементын берьюлы 100 кеше эшләр, дип планлаштырыла.

Акция брейк-данс һәм граффити буенча COMBOnation X2 халыкара турниры финалы кысаларында оештырыла. Ул Казанда 28-30 август көннәрендә үтәчәк.

«Yo B-Boys & B-Girls! 29 августта без берьюлы 100 кеше башында әйләнү буенча дөнья рекордын төшерүне планлаштырабыз. Хәзерге вакытта 85 кеше катнашырга теләк белдерде! Безгә тагын 15 кеше җитми. Съёмккаларга нәкъ бер ай калды. Ел саен үткәрелә торган турнир тарихына үз өлешеңне керт!» — дип язганнар турнирның ВКонтактедагы битенә аны оештыручылар.

Турнир программасында — брейкинг, граффити-баттл буенча ярышлар, бию буенча мастер-класслар һәм профессиональ артистлар белән әңгәмәләр, шулай ук COMBOnight электрон музыка фестивале. Чаралар «Алафузов фабрикасы»нда, «Ак Барс» Көрәшләр сараенда, «Урам» экстрим-паркында оештырылачак. Тулырак программа — «ВКонтакте»дагы вакыйгалар төркемендә. Чарага тамашачыларны кертерләрме-юкмы – әлегә сорау ачык кала.

Белешмә өчен:

COMBOnation — Россиядә брейк-данс һәм урам сәнгате буенча иң эре турнирларның берсе. Ул ел саен Казанда бөтен дөньядан артистларны җыя. Быел ярышлар 12 нче мәртәбә оештырыла.

Фото: Аня Рязанова, @belkasvao
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
109
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру