Казанда төрки дөньяның актуаль проблемаларын тикшерәчәкләр

КФУда «Ислам мультимәдәни дөньяда» X Халыкара форумына старт бирелде. Ул 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Пленар утырышта, түгәрәк өстәлләрдә һәм секцияләрдә полилингваль һәм поликонфессиональ мохиттә ислам традицияләренең күчүчәнлеге, телне һәм мәдәниятне үстерү һәм саклау сораулары, гомумроссия белем бирү пространствосына махсус уку әсбапларын интеграцияләү проблемалары,  ислам икътисадының төбәк үсеше проблемалары һәм перспективалары, Россия һәм  төрки-мөселман дөньясының үзара  мөнәсәбәтләре, төрки дөньяның актуаль проблемалары һәм башка темалар тикшереләчәк.

Форумда традицион рәвештә  «РФ субъектларында ислам радикализмы» мониторингы мәгълүматлары яңгыраячак.

Программада - форум экспертлары катнашында күпләгән кызыклы чаралар: ЮНЕСКОның экс-генераль директоры, Россия Фәннәр академиясенең мактаулы профессоры, МГИМОның мактаулы профессоры  Ирина Бокованың вип-лекциясе, Көньяк-Көнбатыш сәясәт һәм хокук университетының (Чунцин, Кытай)  дөнья сәясәте һәм чагыштырма төбәк белеме профессоры,  Милли оборона университеты президентының экс-киңәшчесе (Исламабад, Пакыстан) Эджаз Акрам белән әңгәмә, ИХО каршында РФнең махсус вәкиле Рамазан Абдулатыйпов катнашында «Россия Федерациясе һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы арасында хезмәттәшлеккә 15 ел» телекүпере.

Төп спикерлар буларак Россия Федерациясе Мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, РФАнең Көнчыгыш белеме институтының фәнни җитәкчесе Виталий Наумкин, РФАнең Көнчыгыш белеме институтының Гарәп һәм ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Василий Кузнецов, ТА Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты Икътисадый теория департаментының фәнни җитәкчесе  Рөстәм Нуриев чыгыш ясаячак.

Форумда Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы, Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкил  Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясендә  Йәмән Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Әхмәд Салем Әл-Вахейши, Россия Федерациясендә Сүрия Гарәп Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Риад Мөхәммәд Хаддад, Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти  Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл (Наконечный), иеромонах, Рус Православие Чиркәве  Патриархы каршындагы ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итү буенча  Экспертлар советы рәисе Григорий (Матрусов), Иран Ислам Республикасының  Казандагы  Генераль консулы Экбали Зарч Алибеман, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет  Эрикан, Казахстан Республикасының Казандагы  Генераль консулы Жанболат Мурзалин, Үзбәкстан Республикасының Казандагы  Генераль консулы Фариддин Насриев катнашачак.

Белешмә өчен:

Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды матди ярдәме белән оештырылган форум  2011 елдан эшли һәм ислам белеме, мөселман рухани эшлеклеләре өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы ил һәм чит ил галимнәре өчен фикер алышу платформасы булып тора.  Оештыручысы - Казан федераль университеты. Форум узган еллар эчендә аны оештыручылар арасына шулай ук Россия Фәннәр академиясенең  Көнчыгыш белеме институты, Көнчыгыш белгечләре җәмгыяте, Россия тарих җәмгыятенең Казан бүлеге, Татарстан Фәннәр академиясенең Ислам белеме үзәге, Россия Федерациясе Мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты, Мәскәү ислам институты керә.

Форумның төп максаты -  фәнни казанышлар турында мәгълүматларны алмашу, әлеге өлкә белгечләре каршында торган максат һәм бурычларны координацияләү аша ислам проблематикасы белән шөгыльләнүче белгечләрнең фәнни көчләрен туплау.

Чаралар онлайн- һәм офлайн-форматта уза.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
101
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру