Казанда “Төркиләр алтыны” ачыла

Бүген Татарстан башкаласында V Бөтенроссия төрки яшьләр форумы башланды.

Форум РФдә яшәүче төрки халыкларның төбәк этник җәмәгатьчелегенең яшьләр проектлары өчен һәм дәүләт яшьләр һәм милли сәясәт белән шөгыльләнә торган яшь лидерларны әзерләү буенча мәйдан булып тора.

Форумның программасында – уку-укыту лекторийлары, Россиянең әйдәп баручы экспертлары һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләреннән мастер-класслар һәм тренинглар, билгеле кешеләр белән очрашулар, Россиядә яшәүче төрки халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен популярлаштыру буенча иҗади остаханәләр. Катнашучылар татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй”да була, татар милли ашлары буенча мастер-класслар үтә.

Уку-укыту программасы кысаларында делегатлар үзләренең проектларын һәм программаларын белгечләргә тәкъдир итәчәкләр. Иң яхшы дип табылганнары Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан кабул ителеп, Россия төбәкләренә гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителәчәк.

Форум 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә һәм анда Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да, 150 делегат катнаша.

Белешмә өчен:

“Төркиләр алтыны” Бөтенроссия яшьләр форумы Россия Федерациясенең “Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү Планын гамәлгә ашыру кысаларында үтә. Проектны Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык оештыра. Татарстанда чараны оештыру эше белән Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе шөгыльләнә.

Фото: https://vk.com/zolototyurkov

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
171
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру