Казанда уза торган халыкара конференциядә катнашучылар тарихи тәҗрибә буенча фикер алышачаклар

2020 елның 26-27 феврале көннәрендә Казан федераль университеты (КФУ) территориясендә «СССРда милли-дәүләт төзүнең тарихи тәҗрибәсе (1920 нче — 30 нчы еллар)» дип аталган халыкара форум үтә.

ТАССРның төзелүенә 100 ел тулуга багышланган чараны КФУ һәм Үзәк Азия  тикшеренүләр институты оештырды.

Форумда Россиянең башка төбәкләреннән, Кыргызстаннан, Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан килгән дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм галимнәр ХХ гасырның 20 нче елларында Үзәк Азиядә һәм Идел-Урал төбәгендә милли дәүләтләр төзелеше процессын, шул исәптән әлеге төбәкләрнең милли-территориаль берәмлекләре статусларының эволюциясен тикшерәчәк.

«Йөзьеллык манарасыннан» бик күп вакыйгаларны тарихи аспектта гына түгел, методологик, сәяси яктан да тикшерергә була. Монда, мөгаен, историография кысаларында төрле карашларның бәрелешен күзәтергә, шулай ук яңача якын килүләрне күрергә мөмкин булыр», - дип хәбәр итте журналистларга  «Үзәк Азия  тикшеренүләр институты» АКБОның фәнни программалар директоры Андрей Большаков.

«Урта Азия халыклары тарихы күршеләр белән тыгыз бәйләнгән. 100 ел элек барган вакыйгаларда элеккеге СССРның барлык халыклары да катнашты. Бүген, тарихи сабак алу өчен, ул вакытта булганнарга анализ ясарга мөмкин», — дип билгеләп үтте Таҗикстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкиле Абдулло Гафуров.

«Татар-информ» МА мәгълүматлары буенча

Источник фото: https://central-asia.institute

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
104
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру