Казанда волонтёрларны җыештыру эшләренә чакыралар

Су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге Киров дамбасы янында Казансу елгасының ярларын чистарту буенча акция оештыра.

Чара 17 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Бишбалта бистәсендә башланып китә.

Кирәкле эш коралларын оештыручылар бирә. Битлекләр – мәҗбүри!

Акция “Экология” милли проектының “Уникаль су объектларын саклау” федераль проекты кысаларында “Чиста ярлар” волонтерлар экологик марафонының бер өлеше. Чараны Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәме белән республиканың Су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге үткәрә.

Акция турында сораулар белән ТР Эколгия министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була: 8(843) 267-68-11 (Ольга Владимировна Артемьева).

Фото: eco.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
218
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру