Казанлылар Россия картасында үз эзләрен калдыра алачак

Бүген, Россия көне алдыннан, Татарстан башкаласында ил картасы сурәтләнгән баннер урнаштырылачак, анда Мәскәү Кремле һәм Казан Кремле билгеләнгән. Теләге булган һәркем баннерда ватандашларына үз теләкләрен җиткерә һәм селфи ясый алачак.

12 июнь – Россия көнендә Казан метросында, Әлмәттәге троллейбусларында, Түбән Кама трамвайларында һәм Яр Чаллыдагы җәмәгать тукталышларында XIX һәм XX гасыр рус классикларының Ватанга багышланган атаклы шигырьләрен  ишетү мөмкин булачак. Михаил Лермонтов, Федор Тютчев, Сергей Есенин, Игорь Северянин һәм Константин Бальмонт шигырьләрен Татарстан артистлары укыячак. 

Фото: pbs.twimg.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
92
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру