Казанның ишегалларында велосипедлар кую өчен парковкалар булдыру  мәҗбүри куелачак

Бу турыда бүген велосипед хәрәкәте схемасын тәкъдим иткәндә, журналистларга һәм блогерларга Казан мэры Ильсур Метшин хәбәр итте.

“Хәзер яшьләр велосипедларны буш вакытны үткәрә торган күңел ачу чарасы итеп кабул итми, ул алар өчен транспорт төре. Шуңа да җитдирәк чыгымнар, системалы эшчәнлек алып бару кирәк. Һәм быел яңа Генераль план белән быел без велосипед инфраструктурасы үсешенең яңа концепциясен кабул иттек”, – диде ул.

Ильсур Метшин сүзләренә караганда, барлык яңа юлларның проектлары велосипед хәрәкәте өчен аерым бүленгән полосаларны да исәпкә алып төзелә. Алар Вознесение трактында, Әмәт магистраленнән Җиңү проспектына кадәр участокта проектка кергән. Шул ук вакытта тарихи үзәктә күп урамнар, мисал өчен Профсоюз һәм Пушкин урамнары, тар булу аркасында аларда махсус полосалар калдыру мөмкин түгел.

Велосипед маршрутларының озынлыгы 75 чакрым булыр дип планлаштырыла. Казанның баш архитекторының урынбасары Тимур Кадыйров сүзләренә караганда, төп юнәлешләр эшләнгән, шул исәптән Казансу елгасының яр буе да, төп торак массивлары арасында да. КФУдан Универсиада авылына Урицкий паркыннан Аккош күлләренә кадәрге велосипед маршрутының да проекты эшләнгән.

Очрашуда катнашкан Марсуель Шараповның соравына җавап итеп, Ильсур Метшин Казан шәһәр Думасының шәһәр төзелешен проектка салу  буенча җирле нормативларны кабул итүен дә әйтте.

“Без Россиядә әлегә һәр йортта, һәр ишегалдында велосипед парковкаларын булдыруны мәҗбүри куйган беренче һәм бердәнбер шәһәр. Ягъни кече архитектура формалары, эскәмияләр, автомобиль парковкалары белән беррәттән торак фонды мәҗбүри рәвештә ябык веломипед парковлкалары белән дә тәэмин ителәчәк. Хәзер бу – яңа торак төзелешенең гомуми стандарты”, - дип ассызыклады мэр.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте материаллары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
82
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру