Казанның яңа торак комплексындагы тугыз урам Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое исемнәре белән аталачак

Шәһәрнең башкарма комитеты Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында шундый карар кабул итте.

Урамнарга Советлар Союзы Геройлары  Александр Шаповалов, Николай Аржанов, Борис Машковцев, Анатолий Казаков, Михаил Мизинов, Россия Федерациясе Геройлары Виталий Горин, Георгий Смирнов, шулай ук Дан орденының тулы кавалерлары Григорий Портнов белән Борис Плотников исемнәре биреләчәк. 

Казанның Совет районында төзелә торган “Минем Царицыно”  торак комплексында тугыз урамга Россия Геройлары, Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары исемнәрен бирәчәкләр. Бу турыда “Татар-информ” Казан мэриясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Торак комплексның территориясендә Советлар Союзы Геройлары, очучылар Николай Аржанов белән Борис Машковцев турында хәтер мәңгеләштереләчәк. Аржанов Ту-4 һәм Ту-16 бомбага тотучы серияле самолетларын сынаган, очучылыктан киткәч, инженер булып эшләгән. Машковцев исә Казанда җитештерелгән Ту-22, Ил-62 һәм Ил-62М самолетларын сынаган һәм Ту-22М2 югары тизлекле бомбага тотучы самолетын сынаганда һәлак булган.

Фронт очучылары Александр Шаповалов, Анатолий Казаков, Михаил Мизинов һәм Георгий Смирновның да батырлыклары онытылмаячак. Шаповалов пикега кереп, бомбага тота торган Пе-2 белән 182 хәрби очыш ясый һәм дошманның өч самолетын бәреп төшерә. Казаков Ил-2 штурмлаучы самолетларында сугышкан, 150 хәрби очыш ясаган һәм сугыш ахырына таба авиазвено белән командалык иткән. Мизинов Дб-3 һәм Пе-2 бомбага тотучы самолетларында очкан, барлыгы 273 хәрби очыш ясаган.

Георгий Смирнов – Россия Герое. Ерак авиациядә хезмәт иткән, ТБ-3 бомбага тотучы самолетларында очкан, 22 хәрби очыш ясаган. Дошман ике тапкыр аның самолетын бәреп төшерергә тырышкан, ике тапкырында да ул зыян килгән килеш машинаны җиргә утырта алган. Кызганычка каршы, икенче тапкырында алган яраларыннан үзе һәлак булган. Икесе дә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, ләкин документлар югалып калган. Гаделлек 2008 нче елда торгызыла.

Дан орденының тулы кавалеры Григорий Портнов укчы булган. Аның батырлыгы Белоруссияне азат итү белән бәйле. Шундый ук бүләкләргә ия булган танкчы Борис Плотников сугыш ахырында дошманның штурмлаучы коралын һәм дүрт пушкасын юк итә алган.

Виталий Горин үзенең батырлыгын күпкә соңрак кылган. Казан танк училищесын тәмамлаган, беренче чечен сугышында Грозныйны штурмлаганда катнашкан һәм сепаратистларның лидеры Джохар Дудаевның сараеннан ерак түгел алышта, үзенә буйсынган солдатларны эвакуацияләр өчен җимерелгән танктан ут яудыруын дәвам иттереп һәлак булган. Офицерга күрсәткән кыюлыгы өчен Россия Герое исеме бирелгән.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
91
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру