КДАТУ – Россиянең 170тән артык төзелеш вузы арасында иң алдынгылардан

RAEX агентлыгының предмет рейтингы нәтиҗәләре буенча, Казан дәүләт  архитектура-төзелеш университеты «Төзелеш һәм архитектура» юнәлешендә белгечләр әзерләү буенча Россиянең иң яхшы 5 вузы арасына керде.

RAEX агентлыгы беренче тапкыр предметлар рейтингы сериясен бастырды  – әзерлекнең төрле юнәлешләре буенча лидер вузларның 10 исемлеген.

Рейтингны формалаштырганда  абитуриентларның әзерлек дәрәҗәсе, фәнни публикацияләр,шулай ук репутацион сораштырулар барышында вузларга  карата бирелгән бәяләр исәпкә алынды.

2020 елда «Төзелеш һәм архитектура» юнәлеше буенча барлыгы  170 дән артык вуз белгечләр әзерли  («Төзелеш һәм архитектура» юнәлеше буенча – 172 вуз һәм «Архитектура» юнәлеше буенча – 87).

RAEX агентлыгының предмет рейтингына шулай ук Татарстанның түбәндәге югары уку йортлары керде:

- КФУ (берничә юнәлеш буенча): «Математика» (20 урын), «Физика һәм астрономия» (11 урын), «Мәгълүмати технологияләр» (19 урын), «Инжиниринг һәм технологияләр» (21 урын), «Медицина һәм сәламәтлек саклау» (17 урын);

- КМТТУ-КАИ: «Инжиниринг һәм технологияләр» (26 урын);

- КДМУ: «Медицина һәм сәламәтлек саклау» (6 урын).

Белешмә өчен

RAEX агентлыгы рейтинглар оештыру өлкәсендә, шулай ук тикшеренү-коммуникация эшчәнлеге буенча лидер булып тора. RAEX агентлыгы үзенең вуз рейтинглары  халыкара  IREG Observatory аудитын уңышлы узган беренче Россия оешмасы санала, ә дөнья күләмендә - дүртенче.

Фото: kgasu.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2407
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру