Күңелләрне айкый торган картиналар

Казанда "Павел Кузнецов: Избранный красотой" дип аталган күргәзмә бара.

Экспозициягә Павел Кузнецовның беренче мәртәбә 1911 елда "Сәнгать дөньясы" күргәзмәсендә тәкъдим ителгән дала циклына кергән 63 картинасы урнаштырылган. Бүгенге көндә рәссамның эшләре А.Н.Радищев исемендәге Саратов дәүләт сәнгать музее тупланмаларында саклана. Казанда сәнгать сөючеләр аның "Весна в степи", "Бухарский натюрморт", "Пагода" һәм башка картиналарын күрәчәк. Күп кенә картиналар беренче тапкыр халыкка чыгарыла.Проектны оештыручылар рәссамның картиналары композицияләренең бик җанлы булуын, аларга үзгә колористик энергия хас икәнлеген билгеләп үтәләр. "Гаҗәпләнү, соклану - рәссам күкрәгендә 60 еллык иҗат дәверендә менә нәрсәләр дөрли, менә шулар оста рәсемнәре каршында безнең күңелләрне айкый" (Михаил Алпатов).

Күргәзмә 2021 елның 21 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Белешмә өчен:

Павел Кузнецов - рәссам, график, театр рәссамы, монументалист, педагог, рус сәнгате классигы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Илебез мәдәниятенең күп кенә сәхифәләре аның исеме белән бәйләнгән: рус рәсем сәнгате символизмы - Саратовта "Алая роза" (1904 ел) һәм Мәскәүдә "Голубая роза" (1907 ел) күргәзмәләре; 1910-1920 нче еллардагы әйдәп баручы иҗади берлекләр - "Сәнгать дөньясы", "Рус рәссамнары берлеге", "Дүрт сәнгать"; яшь совет сәнгатенең оешуы.

Күргәзмәне оештыручылар - Татарстан Республикасы Дәүләт  сынлы сәнгать музее, А.Н.Радищев исемендәге Саратов дәүләт сәнгать музее. Кураторлары - Ольга Бельская, Павел Кузнецов Музей-йорты мөдире; Андрей Минаев, ТР ДССМ ның өлкән фәнни хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2255
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру