КФУ психологлары кешенең хорафатларга ышану-ышанмавын тикшерә

Проект Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды гранты хисабына башкарыла.

Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты вәкилләре тарафыннан клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов җитәкчелегендә үткәрелә торган тикшеренүләрнең темасы җәмгыять өчен яңа коронавирус инфекциясе пандемиясен профилактикалау һәм аңа каршы көрәш белән бәйле.

Проект җитәкчесенең: «Соңгы биш ел эчендә Россия халкының төрле төркем вәкилләре арасында үткәрелгән социологик сораштырулар нәтиҗәләре халыкның күпчелек өлешенең паранормаль күренешләргә (сихерчелек, күрәзәчелек), астрологик фаразларга, гайре табигый затларга ышануын һәм экстрасенсларга, багучыларга һәм сихерче-тылсымчыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен раслый, - дигән сүзләрен китерә КФУның матбугат хезмәте. – Безгә кешеләрнең үзләре өчен аңлаешсыз хәлләргә калганда нинди тойгылар һәм хисләр кичерүен һәм нинди идеяләре һәм инанулары аларга үзләрен тынычландырырга булышуын һәм карантинны җиңәргә хорафатлар һәм ышанулар булышамы-юкмы икәнлеген белү кызыклы булды».

Эшнең нигезендә хорафатларның кешенең психологик эшчәнлегенең бер өлеше идеясе ята. Паранормаль күренешләргә ышану динамикасы яшькә, кайсы җенестән булуга һәм ситуатив факторларга (стресс тудыра торган хәлләр, тормыш авырлыкларын җиңә алу күнекмәләре, социаль ярдәм, мәгълүмат кытлыгы һ.б.лар) бәйле. Тикшеренүләр өчен Казан галимнәре үзләре төзегән сорауларга таяна.

Нәтиҗәдә галимнәр хорафатларга ышануларга «психик феномен буларак» билгеләмә бирергә һәм «индивидның психик эшчәнлеге структурасында аның урынын билгеләргә» ниятлиләр. Элегрәк Илдар Абитов яшьләр арасында иррациональ фикерләү чагылышларының үзенчәлекләрен өйрәнгән иде («Суеверность и вера в паранормальное у русских и татарских студентов»).

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
103
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру