КФУда киләчәк турындагы хыялны ясаячаклар

Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе (Межлаук ур., 3/45) бинасындагы муралның авторы - Рөстәм QBic. Эш ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Муралда үзәк фигура – эшсөяр һәм зирәк татарстанлыларны чагылдырган һөнәрче.  Мурал Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне – 30 августка төгәлләчәк.

КФУның матбугат хезмәте авторның; «...Аксакал образындагы һөнәрче традицион халык бизәкләре элементларын кисү белән шөгыльләнә, бизәк тугын як ландшафты белән дәвам итә. Бу узган буыннарның киләчәк турындагы хыяллары, аларның җимешләрен хәзер без татыйбыз. Әтиләребез һәм бабаларыбыз кебек, без дә балаларыбызга лаеклы киләчәкне тәэмин итәрбез, дип ышанам», – дигән сүзләрен китерә.

Проектның спонсоры  - Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы,  «УРАМ» иҗат берләшмәсе һәм Казан  федераль университеты ярдәмендә «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО.

Фото: media.kpfu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
80
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру