КФУда Сергей Брилёв ТАССРның 100 еллыгы турында фильм төшерә 

Россия журналисты һәм телевидение алып баручысының документаль лентасы республиканың оешу көннәреннән алып бүгенгесенә кәдәрге тарихы турында сөйләячәк.

Фильм төшерү төркеме Казан федераль университетының  Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә булды инде, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Бүлектә борынгы китаплар коллекцияләре – көнчыгыш, рус һәм Көнбатыш Европа  мәдәниятенә караган кулъязмаларны  һәм сирәк китапларны күрергә мөмкин.  200 ел эшләү дәверендә китапханәдә дөнья халыкларының язма мирасын тәшкил иткән уникаль китаплар тупланмасы формалашкан. 

 Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдә «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарын саннарын, шулай ук эксклюзив тарихи материалларны төшерү оештырылды.

 «Без фильм геройлары тарафыннан телгә алынган мөһим эчтәлекле мәкаләләрне, шулай ук республика оешкан елларда танылган авторлар тарафыннан иҗат ителгән шигырьләрне дә әлеге исемлеккә керттек», - дип сөйләде КФУның Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова. Аның сүзләренә караганда, китапханәгә карата кызыксыну көчәя генә бара, алар мондый хезмәттәшлек өчен һәрвакыт ачык. Хезмәткәрләр бүлектә саклана торган кирәкле материалларны табып бирүдә ярдәм итәргә әзер.   

Фильмны төшерү республиканың башка тарихи урыннарында дәвам итәчәк. Премьерасы 2020 елның августына билгеләнгән, ул «Россия 1» һәм «Россия 24» телеканалларында узачак.

Фото: Аделина Биккинина, пресс-служба КФУ
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
107
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру